|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
17.11.2021 Мәгариф
Укытучы дәрестә балага “урода кусок” дип эндәшкәнСтарый Оскол шәһәрендә шәхси мәктәптә инглиз теле укытучысы булып эшләгән ханым хата ясаган укучыга “урода кусок” дип эндәшкән. Вакыйганың видеосын “360” үзенең Telegram-каналында бастырган. Кадрларда сыйныф ишеге күренә һәм укытучының укучыга дәрес барган кабинетта кычкырганы ишетелә. Укытучыга малайның инглиз теленнән күптән түгел үтелгән теманы үзләштермәве ошамаган.
“Зачеркивай, урода кусок. Зачеркивай, зачеркивай все!” – дип кычкыра укытучы. Аннары педагог балаларга мөрәҗәгать итә һәм укучыга шулай дорфа эндәшү тәэсир итте, ул инглиз телендә фразаны дөрес язды, дип белдерә.
Видеоролик авторы педагогның мондый кылыгынан шок кичерүен һәм прокуратурага гариза язуын әйтә. Укытучының исә замечаниеләргә исе китмәгән, дәрес гадәти үтә бит, дигән ул.
Чыганак: Lenta.ru
Фото: пиксабай
--- |
Иң күп укылган
|