|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
16.11.2021 Хәвеф-хәтәр
Татарстанда 786 кг ит продукциясен яндырганнарРеспублика ветеринария лабораториясе белгечләре Чувашстанның «Приволжские колбасы» ит эшкәртү предприятиесе һәм Мордовиянең «Атяшевский» ит комбинаты казылыкларында Африка чумасы вирусы ДНКсы тапкан. Шикле продукцияне "Меркурий" системасы ярдәмендә ачыклаганнар. Казылыклар Казан, Чаллы, Яшел Үзән, Әлмәт, Буа, Бөгелмә, Аксубай, Кукмара, Саба, Түбән Кама һәм Минзәлә кибетләреннән сатудан алынган.
Африка чумасы вирусын республикага кертмәү максатыннан Татарстанның ветеринария хезмәте мониторинг үткәрә һәм кертелгән продукциянең куркынычсызлык сыйфатын контрольдә тота.
Дилбәр ГАРИФУЛЛИНА |
Иң күп укылган
|