поиск новостей
  • 06.05 "Яратам! Бетте - китте" Тинчурин театры, 18:30
  • 07.05 "Ай,былбылым" Тинчурин театры,18:30
  • 08.05 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 18:30
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 10.05 "Хыялый" Тинчурин театры, 17:00
  • 12.05 "Эх, алмагачлары" Тинчурин театры, 17:00
  • 13.05 "Акча бездә бер букча" Тинчуринт театры, 18:30
  • 14.05 "Ак тәүбә, кара тәүбә. Безнең көннәр" Тинчурин театры, 18:30
  • 15.05 "Идегәй" Тинчурин театры, 18:30
  • 16.05 "Хан кызы Турандык" Тинчурин театры, 18:30
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
Бүген кемнәр туган
  • 06 Май
  • Ренат Харис - шагыйрь
  • Флера Низамова - журналист
  • Хафиз Хәммәтуллин - актер
  • Гөлназ Гафурова - җырчы
  • Рәшит Кәлимуллин - композитор
  • Җәмилә Әхтәмова - шагыйрә
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
Архив
 
15.11.2021 Ир белән хатын

“Кияү бетмәс әле”

Безнең әти бик усал, аракы яратучы кеше иде. Сугышта булмаган ул, Мәскәү заводларының берсендә корал ясаган. Шул вакытта өйләнгән, ике малае туган. Әмма хатыны әтинең аракы белән дуслыгынамы, авыр холкынамы түзә алмаган, күрәсең, чөнки әти, сугыш тәмамлангач, әнисе янына кайтып төпләнгән. Күршедә яшәүче, усаллыгы белән даны чыккан Җиһанга — безнең булачак әнигә өйләнеп куйган.

Әмма әни, никадәр генә үткен булса да, әтине рәткә кертә алмаган. Әти гел эчте, һаман тавыш чыгарды. Аның мине алдына утыртып яратканын хәтерләмим. Үлүе дә аракы эчкәннән булды: бавыры беткән диделәр.
 
Апа күрше авылга кияүгә чыккан иде. Кияү нәкъ әти төсле кеше булып чыкты. Шуннан минем башка безнең нәселдәге хатын-кызларга сәрхушләр генә тиң микән әллә дигән уй кереп оялады. Шуңа күрә егетләр ягына борылып карарга да курыктым.
 
Шәфкать туташы булырга укыган идем. Казанда калу мөмкинлеге булса да, авылга кайтып, больницада эшли башладым. Әни бик шатланды. Ул һәрвакыт: “Төннәрен үзем генә кунарга куркам”, — дип әйтә иде.
 
Күршегә авыл хуҗалыгы институтында укучы егет кунакка кайтып йөри иде. Авыллары бездән бик еракта урнашкан. Ул кайткан саен мине клубтан озата кайтты. Яшьлек үзенекен итте: мин гашыйк булдым. Егетемнең хәмерне авызына да алмавы аеруча ошады. Мин бит шундый кешегә кияүгә чыгарга хыялланган идем.
 
Данис, институт тәмамлыйсы елны, әни янына кереп, кулымны сорады. Кич белән әни белән апа мине бетереп сүктеләр: “Аларның авыллары бездән ничә чакрымда урнашканын беләсеңме? Сагынсаң да әллә нигә бер кайтачаксың, без сине күрмәя­чәкбез дә”, — диделәр. Әни, елый-елый: “Апаң кебек күрше авыл егетенә чыгарсың, кияү бетмәс әле”, — диде.
 
Беткән булып чыкты шул. Бәлки Данис бик рәнҗегәндер, шуңа ялгыз калганмындыр. Бү­тән мине бер егет тә, беркайчан да озатмады. Кияүгә дә чакыручы булмады. Кыз килеш картайдым.
 
Хәтимә

---
Татарстан яшьләре
№ --- | 15.11.2021
Татарстан яшьләре печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»