|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
14.11.2021 Мәдәният
Камал театры театр сәнгате биенналендә катнашаV «Театр сәнгате биеннале. Режиссура дәресләре» фестивале 24 сентябрьдән 13 декабрьгә кадәр дәвам итә. Фестиваль программасында яшь режиссерларның спектакльләре урын алган. 7 декабрь 19.30 сәгатьтә Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театры Е.Вахтангов исемендәге театрның яңа сәхнәсендә (Мәскәү) Айдар Җәббаровның "Хуш, авылым..." спектаклен тәкъдим итә. «Театр сәнгате биеннале. Режиссура дәресләре» - зур театраль проект. Әлеге проект кысаларында спектакльләр күрсәтелә, лекцияләр, мастер-класслар, иҗади очрашулар, режиссура лабораторияләре, театр күргәзмәләре, китап ярминкәләре уза. Бу - жюри составында бары тик режиссерлар гына булган дөньядагы бердән-бер фестиваль. Фестиваль шартлары буенча так елларда бәйгедә яшь режиссерлар катнаша - аларны тәҗрибәле осталар бәяли, җөп елларда киресенчә - тәҗрибәле режиссерларга яшьләр бәя бирә.
--- |
Иң күп укылган
|