поиск новостей
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
Бүген кемнәр туган
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
Архив
 
13.11.2021 Милләт

Зур эш – киңәш ярата (ФОТО)

Бу атнада Ленинград өлкәсенең «Файда» татар мәдәни җәмгыятендә фәһемле очрашу узды. Очрашуда җыелучылар киләчәккә үз планнары белән уртаклашып, Бөтенрусия халык исәбен алу хакындагы мәгълүмәтләр һәм үз фикерләре белән бүлеште.

Очрашуда Татарстан Республикасының Санкт-Петербург шәһәре һәм Ленинград өлкәсендәге даими вәкиле Ренат Вәлиуллин, аның ярдәмчеләре Дамир Сабиров һәм Шамил Шәяхмәтов, Габдулла Тукай һәм Муса Җәлил һәйкәлләрен иҗат иткән, билгеле сынчы Әхнәф Зыякаев, төньяк башкаланың Хәсән базарында ачылган «Татар ишегалды» сәүдә үзәге рәисе Булат Шәфигуллин, Ленинград өлкәсе хакимияте каршындагы милләтара һәм конфессияара мөнәсәбәтләр комитеты рәисе киңәшчесе Владимир Михайленко, Татар мәгълүмати порталы (piter.tatar) журналистлары, шәһәрнең һәм өлкәнең татар милли — мәдәни җәмгыятьләре әгъзалары катнашты.

Очрашу барышында җыелучылар алда торган Бөтенрусия халык исәбен алу хакындагы мәгълүмәтләр һәм үз фикерләре белән уртаклашты.

Сөйләшүнең төп өлешен тиздән төньяк башкалада узачак III Санкт-Петербург татар медиафорумы (spbmf.tatar) турындагы чыгышлар алды. Билгеле булуынча, әлеге матбугат чарасы 21 ноябрьгә билгеләнгән. Форумны, гадәттәгечә, Санкт-Петербург шәһәре һәм Ленинград өлкәсе Татар мәгълүмати порталы (piter.tatar, баш мохәррире Равил Закиров) һәм Татарстан Республикасының Санкт-Петербург шәһәре һәм Ленинград өлкәсендәге Даими вәкиллеге оештыра.

Форум хакында Татарстан Республикасының Санкт-Петербург шәһәре һәм Ленинград өлкәсендәге даими вәкиле Ренат Вәлиуллин һәм Санкт-Петербург шәһәре һәм Ленинград өлкәсе «Piter.tatar» порталы журналисты Бөтенрусия «Дөнья мәдәнияте» этножурналистлар конгрессы бизнес-киңәшчесе Кәтифә Гайнетдинова сөйләде.

Ренат Вәлиуллин һәм Кәтифә Гайнетдинова «Piter.tatar» порталының эше һәм аның баш мохәррире Равил Закировның шәхсән эшчәнлегенә һәм «Без татарлар» башы астында бирелгән язмаларга да, ул тулысынча җанисәп чарасына багышланган, җентекле тукталдылар. Сорауларга җавап бирделәр.

Алда торган Матбугат форумы журналистларның һөнәри дәрәҗәсен күтәрүгә һәм арытаба бу өлкәдә эшне камилләштерүгә юнәлтелгән.

III Санкт-Петербург татар медиафорумы онлайн форматта үтәчәк һәм җитди сөйләшүгә журналистлар, матбугат чаралары вәкилләре, туган якны өйрәнүчеләр, блогерлар, җәмәгать эшлеклеләре, Санкт-Петербург шәһәре һәм Ленинград өлкәсендәге, Татарстандагы, Русия төбәкләрендәге, якын һәм ерак чит илләрдәге татар милли-мәдәни берләшмәләре әгъзалары җәлеп ителәчәк.

Матбугат форумы ZOOM платформасында оештырылачак һәм “Петербург Татары” «Piter.tatar» порталында барган зур сөйләшү YouTube-каналында туры эфирда күрсәтеләчәк.

III Санкт-Петербург татар медиафорумында катнашырга теләүчеләр eng376@yandex.ru (Кәтифә Гайнетдинова) электрон почтасы аша мөрәҗәгать итә ала.

Очрашу бүләкләр белән алмашу һәм бергәләп чәй эчү белән тәмамланды.

Зәрия Хәсәнова


---
Piter.tatar
№ --- | 13.11.2021
Piter.tatar печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»