поиск новостей
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 15.05 "Идегәй" Тинчурин театры, 18:30
  • 15.05 "Ак чәчәкләр кебек...". Кариев театры, 18:30.
  • 16.05 "Хан кызы Турандык" Тинчурин театры, 18:30
  • 16.05 "Корт". Кариев театры, 18:30.
  • 17.05 "Йосыф". Кариев театры, 18:00.
  • 18.05 "Әлифба: Хәрефләр дөньясында". Кариев театры, 13:00.
  • 18.05 "Ромео һәм Джульетта". Кариев театры, 18:00.
  • 19.05 "Бәхетле көнем". Кариев театры, 13:00.
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
  • 21.05 "Мио, минем Мио!". Кариев театры, 18:30.
  • 24.05 "Гөлчәчәк". Куркыныч әкият. Кариев театры, 19:00.
  • 27.05 "Матурлык". Кариев театры, 18:30.
  • 28.05 "Матурлык". Кариев театры, 13:00.
Бүген кемнәр туган
  • 15 Май
  • Фәрит Йосыпов - галим
  • Гөлнара Исмаева - җырчы
  • Радик Фәизов (1931-2011) - язучы
  • Мәгъсүм Хуҗин (1930-2008) - язучы
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка, квартира яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап) Тулырак: https://matbugat.ru/ads/
  • Ищу работу в Казани дворником спожеваниям89870036142
  • Кариев театры эшкә чакыра! Безнең коллективка бухгалтер, тегүче, бүлмәләрне һәм складларны җыештыручы, территорияне тәртипкә китерүче кирәк. Яхшы эш шартлары, уңайлы график тәкъдим итәбез. Белешмәләр өчен телефон: 89625552588, 8(843)2379334.
  • МАМАДЫШ РАЙОНЫ ХАФИЗОВКА АВЫЛЫНДА ЙОРТ САТЫЛА. ЗУР БАКЧАСЫ БАР.МАМАДЫШТАН 10 КМ ЕРАКЛЫКТА. УТ,ГАЗ СУ КЕРГЭН. МУНЧАСЫ , САРАЕ БАР. АВЫЛДА АГРОФЕРМА БАР. УРТА МЭКТЭП ХЭМ СПОРТКОМЛЕКС 3 КМ ЕРАКЛЫКТАГЫ КУРШЕ АВЫЛДА. 8 905 377 32 07.
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
Архив
 
12.11.2021 Җәмгыять

Бүген «ШАЯН ТВ» каналына 3 яшь тулды

2018 елның 12 ноябрендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Нургали улы Миңнеханов ярдәме белән «ШАЯН ТВ» телеканалы тәүге тапкыр эфирга чыкты.
Өч ел эчендә «ШАЯН ТВ» тамашачыларның иң яраткан каналына әйләнде: эфирга меңләгән тапшыру чыкты һәм дистәләгән мең мультсериал тәрҗемә ителде.

9 ноябрь көнне «ШАЯН ТВ» каналы туган көненә багышланган «ШАЯН балачак» концертын үткәрде. Бәйрәм чарасы «Мин - татар» девизы астында узды. Хәзер исә «ШАЯН ТВ» массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләрен әлеге шатлыклы вакыйганы уртаклашырга чакыра. Пресс-конференция 2021 елның 12 ноябрендә 11:00 сәгатьтә «ТАТМЕДИА» АҖ офисында узачак.

Төп спикерлар:
1. Рамилә Әхметзакир кызы Сәхабетдинова - «ШАЯН ТВ» каналы башкарма директоры – баш мөхәррире, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре;
2. Әлфинур Хисами - алып баручы, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе;
3. Илназ Сибгатуллин – «ШАЯН ТВ» каналының алып баручысы, дубляж студиясе мөхәррире, режиссёры;
4. Аяз Әгълиуллин – «ШАЯН ТВ» каналының алып баручысы;
5. Амелия Нигъмәтуллина – «ШАЯН ТВ» каналының алып баручысы;

Сөйләшенәчәк темалар:
• Ел нәтиҗәләре: яңа җиңүләр һәм казанышлар;
• Яңа проектлар һәм бәйгеләр («Сәйлән» музыкаль фестивале, «Бию Battle» телевизион проекты, «Балачак җыры» бәйгесе һәм «Мин – татар баласы» республикакүләм эшләр һәм эшләнмәләр бәйгесе);
• Беренче «ШАЯН ТВ» Тиктокерлар фабрисы» эшчәнлеге.

Барлык кунаклар өчен «ШАЯН ТВ» каналы музыкаль бүләк тә әзерләде - «Сәйлән» фестивале финалистлары башкаруында «Балачак җыры»-2021 бәйгесендә җиңү яулаган «Композитор чыпчыклар» җыры!

Белешмә

2018 елның 12 ноябрендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Нургали улы Миңнеханов хәер-фатыйхасы белән «ШАЯН ТВ» каналы тәүге тапкыр эфирга чыкты.

Шул ук көнне тапшыруларны онлайн-режимда карау мөмкинлеген тәэмин итүче shayantv.ru сайты эшли башлады. Балалар өчен тапшырулар һәм мультфильмнар, алып баручылар белән аралашу, уеннар – боларның барысы да сайт битләрендә. Теләсә кайсы смартфоннан сайт аша, «ШАЯН ТВ» каналын Россиядә генә түгел, ә чит илләрдә дә карарга мөмкин. Google Play и App Store платформалары аша смартфонга каналның мобиль кушымтасын йөкләргә була.

Өч ел эчендә «ШАЯН ТВ» тамашачыларның иң яраткан каналына әйләнде.Тиктормас, кызыксынучан малай Шаян, тәрбияле, үрнәк кыз Биби, песи баласы Мияу, робот-эт Маэмай – каналның төп геройлары. «ШАЯН ТВ»ның алып баручылары – балалар үзләре.

Каналның төп максаты –төрле проектлар аша татар теленә карата кызыксыну уяту, балаларга милли, шул ук вакытта заманча дөрес тәрбия бирү.

Хәзерге вакытта «ШАЯН ТВ»да танып-белүне, белем бирүне һәм фикерләүне үстерергә ярдәм итүче 20 дән артык оригиналь тапшыру эфирга чыга. Алар арасында өр-яңа “Мин татарча өйрәнәм” проекты аерем игътибарга лаек. «ШАЯН ТВ»ның дубляж студиясе каналның контентын баетуга зур өлеш кертә. Татар теленә 10000 якын кызыклы мультфильм, халыкара дәрәҗәдәге фәнни-популяр, документаль һәм әдәби жанрдагы тапшырулар тәрҗемә ителде.

Канал балалар иҗатын таныту буенча даими эш алып бара, бәйге һәм фестивальләр оештыра. Алар арасында: «Балачак җыры» бәйгесе, «Сәйлән» фестивале, «Мин – татар баласы» республикакүләм эшләр һәм эшләнмәләр бәйгесе һәм елның иң көтеп алынган премьерасы «БиюBattle» проекты!

Татарстан Ресубликасы Президенты каршындагы татар телен саклау һәм үстерү комиссиясе ярдәме белән икенче тапкыр «Балачак җыры» дип аталган балалар җыры бәйгесе үткәрелде, иң яхшы 5 җырга аранжировка ясатып, клиплар төшерелде. Беренче тапкыр уздырылган «Мин-татар баласы» бәйгесе дә балалар игътибарын үзенә җәлеп итте. Барлыгы 324 гариза килде, шуларның 20 җиңүче дип табылды.

Тамашачы мәхәббәтен яулаган «Сәйлән» фестиваленең быел 3нче сезоны гөрләп узды. 2021 елгы фестивальдә катнашучылар саны узган еллардан тагын да күбрәк. Быел аларның саны – 1100!

«БиюBattle» проектында исә Республикабызның иң көчле бию төркемнәре көч сынашты һәм нибары 6 гына җиңүгә иреште.

2021 елның 1 августында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Нургали улы Миңнеханов ярдәме белән "ШАЯН ТВ" телеканалында "ШАЯН ТВ" "Тик Ток" фабрикасы үз эшен башлап җибәрде. «ШАЯН ТВ» «Тик Ток» фабрикасы — ул контентны бергә туплаучы яшь блогерларның иҗат берләшмәсе. Фабриканың эшчәнлеге бөтен дөнья татар балалары өчен махсус контент ярдәмендә татар телен һәм мәдәниятын өйрәнер өчен мөмкинлек тудыра. Аның төп максаты да - татар телен популярлаштыру, татар балаларын берләштерү.

Кыска гына вакыт эчендә «ШАЯН ТВ» зур җиңүләр яулады.

«ШАЯН ТВ» каналында чыгучы «Күчтәнәч» тапшыруы «ТЭФИ -регион» - 2009 Бөтенроссия телевизион бәйгесенең җиңүчесе
2019 елның 30 августында «ШАЯН ТВ» каналы «Карусель» телеканалы үткәргән «Главные герои» милли балалар премиясендә «Ел ачышы» номинациясендә җиңүче дип табылды.

«ШАЯН ТВ» телеканалы «Белем җәүһәрләре-2019» X дөньякүләм интернет-проектлар бәйгесенең «Мәдәният һәм туризм өлкәләрендә иң файдалы һәм популяр интернет-проект» һәм «Иң файдалы һәм популяр татарча мобиль кушымта» номинацияләрендә беренче урын алды.
«Калеб» тапшыруы «Татар рухы һәм каләм» IX Бөтенроссия журналистлары һәм массакүләм мәгълүмат чаралары бәйгесендә «Массакүләм мәгълүмат чараларында татар халкының тормышына һәм эшчәнлегенә багышланган иң яхшы эшләр циклы» номинациясендә җинде.
Ике ел рәттән «ШАЯН ТВ» каналы «ТЭФИ-KIDS » милли-телевизион премиясе финалына үтте.

2021 елда «ШАЯН ТВ» «Многоликая Россия» XIII Бөтенроссия журналистлар бәйгесендә беренче урын яулады.


---
Шаян
№ --- | 12.11.2021
Шаян печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»