|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
12.11.2021 Шоу-бизнес
Илсөя Бәдретдинованың улы акча эшли башлаганИлсөя Бәдретдинова белән продюсер Илфак Шиһаповның улы акча эшли башлаган. Бу хакта җырчы үзе хәбәр итә. Исегезгә төшерәбез, Нариманга 25 август көнне 18 яшь тулган иде. «Өй җылы, ашарга бар, улым узенә җитәрлек акча эшли башлады хәзер… Дөньялар тыныч булсын! Бар да җайланыр, Аллаһ бирсә. Чирләре дә бетәр. Концертлары да булыр. Исән булыйк!» — дип уртаклаша Илсөя Бәдретдинова.
Аңа кадәр ул беренче тапкыр әни булган көне турында сөйләгән иде.
2003 нче елның 25 августында, сәгать 16:10 да Лениногорский балалар тудыру йортында улым туды. Ул вакытта бала тудыру йортында тәрәзәләр ачык, черкиләр күп иде. Нариманны алып барып яткырдылар. Яшь кенә акушерка тәрәзә янына барып басты да үзе черкиләрне куа, үзе Нариманга карый. «Ой, очень похожий на вашего сына мужчина стоит на улице», ди бу кыз. «В чём он», дип сорадым. «Голубые джинсы и желтая футболка»
«Это и есть отец. Спросите у него, не Илфак ли он». Ул кыз «Илфак?» дип сорау бирде, ә Илфак аңа «әйе!» дип җавап кайтарды. «У вас только что сын родился», дип иремә куанычлы хәбәрне җиткерде.
Улына исемне сайлау турында ул болай дип искә ала:
"Илфакның «Татарстан яшьләре» гәҗитендә эшләгән вакыты. Мин дә анда сирәк-сирәк язгалый идем. Риман абый Гыйлемханов хөрмәтенә улыма да шундый исем куштым. Үземнән «На» сүзен өстәдем дә, «Нариман» исеме килеп чыкты. Сүзлек буенча караганда, «Нариман» исеме әйдәп баручы дигәнне аңлата", - ди җырчы.
--- |
Иң күп укылган
|