|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
11.11.2021 Криминал
Тәрбиягә алган балаларны яланөс салкынга чыгарып бастырганнарТикшерү фикеренчә, 2015 елның июненнән 2017 елның октябренә кадәр Сарман районында яшәүче 52 яшьлек хатын-кыз тәрбиягә алган улын даими рәвештә кыйнап торган. Моннан тыш, Татарстан прокурорының өлкән ярдәмчесе Руслан Галиев хәбәр иткәнчә, 2020 елның июненнән һәм 2021 елның апреленә кадәр хатын-кыз тагын өч баланың опекуны булган. Ул сабыйларны йодрыклары белән тәрбияләгән, кыйнаган, кулларына энәләр белән кадаган.
Тәртипкә өйрәтә янәсе, балаларны яланөс килеш тышка куып чыгара да, ишекне бикләп куя.
Гаепләнүче үз гаебен танымаган. Аңа "Газаплау" һәм "Балигъ булмаганнарны тәрбияләү бурычларын үтәмәү" маддәләре буенча гаепләүләр белдерелгән. Тикшерү вакытында хатын-кыз читкә китмәү турында язу астында булачак. Балаларны хәзер аннан алганнар - өчесен приютка урнаштырганнар, ә дүртенче баланы әбисенә тапшырганнар.
Эш судка җибәрелгән.
Фото: пиксабай
--- |
Иң күп укылган
|