поиск новостей
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 27 Апрель
  • Хәлим Җәләй (1940-2021) - актер
  • Зөһрә Сәхәбиева - җырчы
  • Рөстәм Исхакый - журналист
  • Марат Закир - язучы
  • Динара Сафина - теннисчы
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
11.11.2021 Шоу-бизнес

"Бар — шоу-бизнес, бар — Нурислам. Ул аерым"

Җырчы Нурисламның якты истәлегенә багышлап, 2018 елның апрелендә басылып чыккан әңгәмәне куябыз.

— Дәрвишләр бистәсендә йортым Каенлыктан ерак түгел. Анда спорт мәктәбе бар. Бүген дә шул мәйданны велосипедта дүрт тапкыр әйләндем. Мәйданны бер әйләнү — 8 чакрым. Быел өченче тапкыр чыгуым инде, — дип сүз башлады Нурислам (50 яшьтән узса да, абый, дигәнне яратмый икән). — 20 елдан артык Казан дәүләт ветеринария академиясендә студентлар белән эшләдем. Анда да якын иткән студентлардан исем белән әйттердем. Шулай рәхәт.

— Велосипедта ничә чакрым йөрисез?

— Мәйданны бер әйләнү — 8 чакрым. Барысы 32 чакрым җыела инде. Велосипедта күп йөреп була, чаңгы белән алай түгел. Өйдә әллә ничә велосипед бар. Кунаклар килгәч, алар да йөрсен, дим.
 
— Диплом алгач кайда эшли башладыгыз?
 
— Югары Ослан районының Шланга мәктәбендә физкультура укыта башладым. Егетләрне ныклап әзерли башладым, бер ел эчендә яхшы нәтиҗәләр күрсәтергә өлгерделәр. Тик җитәкчелек белән килешеп булмагач, китәргә туры килде. Мин — артык дөрес кеше. Алай җитәкчелеккә ярап булмый, авыр. Югары Осланда башкарма комитетның спорт бүлегендә дә эшләдем. Аннан армиягә киттем. Кайткач, Казан дәүләт ветеринария академиясенә урнаштым.
 
— Анда 20 ел эшләгәннән соң, ник китәргә уйладыгыз?
 
— Хезмәтемне яраттым. Әмма уку йортларында ришвәт алмый-бирми торган замана бетте. Кайбер педагог, кичке сәгать 10-11 ләргә хәтле калып, студентлар белән эшли. Икенчесе студентлардан акча җыя да “зачет” куеп утыра. Андый чакта дөреслек яклы булган хезмәттәшне яратмыйлар, батыра, аяк чала башлыйлар. Ике генә юл: йә син дә шул агымга иярәсең, йә китәсең. Икенчесен сайладым. Дөреслек аркасында миңа гел эләгә. Яшьтән мөстәкыйль булдым, үземне тәэмин итәргә өйрәндем. Беркайчан кеше акчасы кирәкмәде.
 
— Шул чакта эстрадада юаныч, үз урыныгызны таптыгызмы?
 
— Үземне эстрадага кердем, дип әйтә алмыйм. Бар — шоу-бизнес, бар — Нурислам. Ул аерым. Чөнки шоу-бизнеста булсаң, аның кагыйдәләре белән яшәргә, халыкка нәрсә кирәк, шуны эшләргә тиешсең. Сикерүчеләрне яратсалар — сикерәсең... Ә мин алай яратмыйм, күңелгә кергән җырны гына башкара, үзем теләгәнчә генә эшли алам. Күңелгә ятмый икән, кем язып бирүенә карамастан, алмыйм. Ошатмаган килеш ничек аны җиренә җиткереп халыкка ирештерәсең?
 
Эстрадага керермен, дип бөтенләй уйламадым. Әле ике ел гына җырлап йөрим. Очраклы гына килеп чыкты. Балтачтан бер иптәш кызым бар иде. Өч ел дуслашып йөрдек. Гитарада уйнап башкарган җырларымны ул телефонга яздырып бара, дусларына җибәрә икән. “Сине мактыйлар. Ник җырламый, дип сорыйлар”, — дип котыртты. Балтач кызы “гаепле”. Әле үпкәләп тә йөрде: “Сәхнәгә мин чыгардым. Гитараңны күтәреп, йөргән булыр идең шунда”, — дип әйтте. Мин ачуланмыйм, дөрес, шулай булды бит. Ул котырткач, “Зәңгәр күзле кызны сагынам” дигән җырны радиога бирдем. Җырлавым башта үземә ошамады.
 
— Венера Ганиевада дәресләр алгансыз икән.
 
— Ни дисәң дә, мин сәхнә түгел, спорт кешесе. Шулай да халыкка радиодан ишетелә башлагач, ныклап тотынырга кирәк, дидем. Башта репетиторлар белән эшләдем. Йөреп-йөреп тә файдасы тимәде, тавыш ачылмый. Шуннан, йә Венера Әхәтовнага барам, йә бу эшне ташлыйм, дидем. Мәдәният институтына киттем. Ул дәрестә икән. Кафедрадагы кызлар аудиториягә этеп диярлек кертте. Кердем, сандугач кебек, матур кызлар тезелеп утырган, монда мин... “Җырлыйсың киләме?” — ди Венера Әхәтовна. “Әйе”, — дим. “Сиңа ничә яшь соң?” — ди. “50 дән узган инде”, — дим. “Бик яшь күренәсең”, — диде Венера ханым. Шуннан репетицияне башладык. “Тембрың әйбәт. Тавышың моңлы”, — дип канатландырды. Кызларга, бу егетне өйрәтергә, диде (көлә). Ике-өч ай аңа йөрдем. Шуннан соң элек яздырган җырларымны яңадан эшләттем, аерма сизелә башлады. Файдасы тиде. Венера Әхәтовна — чын педагог!
 
— Бервакыт: “Миңа эстрададан китәргә кирәктер”, — дип тә әйткән идегез. Нишләп шундый уйларга бирелдегез?
 
— Төшенкелектән түгел ул. Эш шунда: концертлар әйбәт кенә бара иде. Тик бер көтелмәгән хәл килеп чыкты. Аны әйтергә кирәк. Миңа зыяны булырга мөмкин, әмма башкаларга файдасы тиюе бар. Узган ел Казан артында бер районга тәүге тапкыр баруымда ук 70 % тамашачы җыйдым. Икенче юлы да билет яхшы сатыла башлады. Әмма соңрак эшләр кире борылыш алды: халык билет алырга килгәч, кассир, йә концерт булмый, йә билетлар юк, дип аларны кире бора икән. Югыйсә үземә дә бик күпләр, киләбез, билет алдык, дип язды. Аннан башкалар: “Билет алдык. Ник килмәскә уйладыгыз?” — дия башлады. “Ничек килмим? Киләбез”, — дим. Кассага шалтыраттым, кассир үзенчә сукалый. Имеш, тамашачы билетны кире китерә, ди. Менә шундый аңлашылмаучанлык булды. Белмим, нәкъ шул көнне башка җырчыларга зал кирәк булганмы, акча төрткәннәрме... Аптырадым. Әллә башкаларныкын яхшырак сату өчен кирәкме... Үземнең дә андый очракның шаһиты булганым бар: кассир тамашачыны алар теләгән артистныкына түгел, ә башкалар концертына билет алырга үгетли. Күрәсең, бераз “майлап” китәләрдер. Бу күңелемә нык тиде. Кәефем төште. Ул проблема күп җирдә бар. Бардык, куйдык. Тик шуннан соң шактый концертны өздем, йөрмәдем. Әле бит бөтен кешегә сәбәбен аңлатып булмый. Бер елны килми калсаң, икенчесендә ышанмаулары да бар. Алга таба ничек булыр, белмим. Үзем сорамаган килеш ярдәм итәргә теләүче районнар да бар. Рәхмәт, тик кирәк түгел, үз көчем белән ерып барырга телим.
 
— Ялгыз, дисез. Гаиләгез булгандыр бит?
 
— Ике тапкыр өйләнеп аерылдым. Беренче хатыным белән — 15, икенчесе белән 10 ел гомер иттек. Шуны әйтә алам: бер көн дә яратмыйча яшәмәдем. Югыйсә хатын-кыз белән тора алмас идем. Хатыннарым белән дустанә мөнәсәбәттә калдык. Беренчесе — табиб. Ел саен медицина күзәтүе үтәргә чакыра. Хәзер икенче ире бар, тормышы җайланган, бәхетле яши. Ялгыз түгел, дип аның өчен сөенәм. Дуслары: “Кем аерылган ирен чакырып, тикшерү үткәртә инде”, — ди. Ә хатын акыллы: “Ул бит балаларымның әтисе!” — ди. Хәзер икебезгә дә тыныч, җиңел.
 
— Ә икенче хатыныгыз?
 
— Анысы укытучы, кияүгә чыкмады. Әйберләрен җыеп миннән үзе китте. Сәбәбен дә белми калдым. Аз гына дуслык бетеп торган иде. “Син ташлаганчы, үзем ташлыйм”, — диде. Ташларга җыенмаган да идем. Хәзер аралашып яшибез.

— Балаларыгыз ничәү?
 
— Беренче хатында — ике бала, икенчесендә юк. Бәлки, анысы белән аерылуга шул да сәбәп булгандыр. Ике хатынымның да яхшы якларын гына хәтерлим, гел әйбәт итеп искә алам. Иң матур вакытларым алар белән узды. Беренче хатыным — Буадан, икенчесе Чистайдан... Гел мишәрләр эләкте. Яратам шуларны. Алар чын күңелдән сөя белә. Өченче хатын Нурлаттан, Аксубай яки Әлкидән булырмы (көлә).
 
— “Абый” дип әйткәнне яратмыйсыз. Бабай булырга өлгергәнсез бит инде.
 
— Гомер уза. Хәзерге белән чагыштырам да, 45 яшьтә үземне начаррак та хис итә идем әле. Спорт булышадырмы, бүген 20 яшьлек егетләр кебек. Оныклар бар, Аллага шөкер. Алар миңа охшаган. Дәү әти, дип дәшәләр.

— Бер тапшыруда, җанга якын ярны көтәм, дигән идегез...
 
— Җанга якынын табу авыр. Сер түгел, хатын-кызны бик яратам, сокланып яшим. Алардан башка бер көн дә тора алмыйм. Нормаль ир-ат шулай булырга тиештер инде. Йөрәгем — “коммуналка” (көлә). Тиз гашыйк булам. Мине дә яраталар. Моны яхшы сизәм.
 
— Популяр була башлагач, акчалы, дип кызыксынучылары да бардыр...
 
— Юк, андыйлар очрамады. Гүзәл затка игътибар, наз кирәк. Күбесе яратылмыйча яши. Кайчак бай хатыннар да үзен бәхетсез хис итә. Ярату булмагач, гаиләдә тавыш чыга. Кешене йә үзеңнеке итеп кабул итәсең, йә — юк. Яхшы түгел дип, бер-береңне газаплап яшәргә кирәкми. Бу — минем фикер.
 
— Дусларыгыз күпме?
 
— Яхшы дусларым бик аз. Танышлар гына күп.
 

Лилия ЙОСЫПОВА
Ирек мәйданы
№ --- | 11.11.2021
Ирек мәйданы печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»