поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 26 Апрель
  • Габдулла Тукай (1886-1913) - шагыйрь
  • Фәнис Сафин - актер
  • Ильяс Халиков - җырчы
  • Ләззәт Хәйдәров - журналист
  • Римма Бикмөхәммәтова - журналист
  • Әмир Мифтахов - хоккейчы
  • Рафаил Газизов - шагыйрь
  • Камилә Вәлиева - фигуралы шуучы
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
11.11.2021 Хәвеф-хәтәр

Унике бала ятим калды

6 октябрьдән 7 октябрьгә каршы төндә Ырынбур өлкәсенең берьюлы берничә торак пунктында хәмер эчкәннән соң кешеләрнең хәле начарая. Соңрак аларның суррогат аракы белән агулануы ачыклана. Кызганычка каршы, 34 кешене коткарып калып булмый. Тагын 60тан артыгы дәваханәләргә китерелә.

Төбәктә шунда ук тикшерүләр башланды. Белгечләр эчемлек­ләрдә чиста метанол барлыгын ачыклаган, өстәвенә, аның дозасы үлемгә китерә алганы күлә­меннән 4-5 тапкыр артык бул­ган. Полиция хезмәткәрләре бу эш буенча өч кешене тоткарлаган. Техник спирттан суррогат ясау урыны да билгеләнә — бу Уфадагы бер кибет булып чыга. Сыекча коррозиягә каршы чаралар әзерләү өчен кулланыла.
 
Суррогат белән агуланучылар арасында төрле яшьтәге кеше­ләр, төрле һөнәр ияләре бар. Фа­җигале хәлләр өч районда теркәлгән. Ырынбур өлкәсе Хөкү­мәтенең социаль хезмәт­кәрләре балигъ булмаган 12 баланың язмышы мәсьәләләре белән шө­гыльләнә. Алар алкоголь суррогатлары белән агулану аркасында ике яисә бердәнбер ата-анасыннан мәхрүм калган. Социаль яклау органнары ярдәм чараларын билгели.
 
Мәсәлән, Акжаровка авылында яшәгән Мурат белән Айсылу гаиләсендә биш бала тәрбия­ләнгән. Алар әле яңа гына өй эчен ремонтлап бетергән: обойлар ябыштырган, яңа җиһазлар, карават, шкаф сатып алган. Һәм бу эшне зур булмаган табын белән билгеләп үтәргә ниятләгән­нәр. “Нормаль гаилә, монда алар­ны һәркем белә. Безнең авыл зур түгел, барлыгы 300 кеше яши, нигездә, пенсионерлар калды. Юк, алар эчкече түгел. Бераз эчештереп утыралар иде кайчак. Чаманы беләләр иде, беркайчан да тавыш чыгармадылар... “— дип сөйли шушы авылда яшәүче Гөлнара.
 
Ул көн дә тыныч кына үткән. Аракыны өйгә ире алып кайткан, хатыны белән аш бүлмәсендә табын корганнар. Балалар икенче бүлмәдә уйнаган. Ир белән ха­тын­ның хәле шунда ук начарлан­ган... Хәзер балалар Мурат­ның апасы карамагында, алга таба ничек яшәргә икәнлеген ул әлегә күз алдына да китерә алмый. “Авылдагы уртача күпба­лалы гаилә, 20 ел биредә яши­ләр, запойлары булмады, балалар каралган иде”, — ди Акжаровка территориаль бүлеге баш белгече Татьяна Бирюкова.
 
Һәлак булучылар арасында — 70 яшьлек пенсионер, шулай ук йөрәге туктаган, “КамАЗ”да табылган 68 яшьлек ир. Ике ир-ат бу төбәктә командировкада булган, алар инде икенче ел авылга кабель сузган, күрәсең, эштән соң эчәргә ниятләгәннәр. Тагын бер корбан — пенсионер, хатыны белән яшәгән һәм еш кына шешәгә үрелгән. Кыскасы, зыян күрүчеләрнең күпчелеге — суррогатның арзан бәясенә алданган гади халык.
“Тентү вакытында төрле исем­дәге 0,5 литр сыйдырышлы 1279 да­нә пыяла һәм полимер шешәгә тутырылган спиртлы продукция алынган. Анда Русия законнары белән каралган кирәкле маркировка булмаган”, — диләр Русия­нең Тикшерү комитетында. Моннан тыш, җитештерү пунктыннан өч меңнән артык буш пластик шешә һәм зур күләмдә спиртлы эчемлекләр тутыру һәм төрү өчен махсус җиһазлар алынган. Биш җинаять эше кузгатылган. Хәзер аларны тикшерү дәвам итә.
 
Светлана Лапшова, химик, лаборатория эксперты:
— Әлбәттә, метанол — агулы катнашма. Аны куллану сукыраю, бавыр һәм бөер зарарлану кебек җитди өзлегү­ләргә китерә. Күп очракта исә бу үлем белән тәмамлана. Кешене коткару өчен кыска вакыт эчендә аңа антидот кертергә кирәк, тик бу эшләнми, чөнки еш кына агуны надан кешеләр эчә. Шул ук вакытта метанолны төрле максатларда кулланалар, мәсәлән, химик көнкүреш сыекчаларында.
 
Бу очракта суррогат кайдандыр урланган сыекчадан җитештерелгән, дип фаразлый алам. Профессионал булмаган кеше этанолны метанолдан аера алмый. Аның исе дә, тәме дә юк. Мин бер ысул белән уртаклаша алам: кызган бакыр чыбыкны сыекча салынган стаканга тыгып алырга кирәк. Әгәр тәмсез кискен ис барлыкка килсә — моны эчү зарарлы. Кайвакыт сыекчаларны ялкын буенча аерырга киңәш итәләр: этанол — зәңгәр, ә метанол яшел булып яна. Ләкин монда сүз чиста спирт турында бара, ә без телгә алган сыекчаларда, гадәттә, катнашмалар күп була.
Фото: пиксабай

---
Матбугат.ру
№ --- | 11.11.2021
Матбугат.ру печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»