|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
11.11.2021 Дин
Зиратта мәрхүм ирең янында алдан урын алып куярга ярыймы?“Тормыш иптәшем мәрхүм булды. Аның кабере янында үземә урын алып калсам, дөрес буламы икән? Ислам динендә бу тыелмаганмы?” Кабан арты мәчетенең икенче имамы Сәлимҗан хәзрәт Домнин:
– Бүгенге көндә чыннан да авыл зиратларына керсәң, күбесе үз якыннары, туганнары янында үзләренә урын алып куйган. Алай алдан алып кую яхшы түгел, чөнки кеше әҗәле кайда һәм кайчан киләсен белми. Бәлки Мәккә һәм Мәдинә кебек изге җирләрдә вафат булыр ул. Ә анда сәхабәләр янында күмелү – үзе бер фазыйләт, өстенлек.
Галимнәребез дә, кайда вафат булса, шунда күмелүе хәерле, диләр. Ләкин халыктагы гадәт буенча, ул вафат булган кешенең балалары ихтыярында. Шуңа күрә алдан алып кую яхшы түгел. Әҗәле җитеп шул ук зиратка хәләл җефете янында алдан урын алмыйча гына күмелсә ярый, әлбәттә.
Дилбәр ГАРИФУЛЛИНА |
Иң күп укылган
|