|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
11.11.2021 Хәвеф-хәтәр
10 кешене янгыннан коткарганнарБашкортстанның Гадәттән тыш хәлләр министрлыгына 9 ноябрь төнендә Октябрьский шәһәрендәге күп катлы йортта янгын чыгуы турында хәбәр килеп ирешә. Вакыйга урынына килгән коткаручылар 9 каттагы фатир ишегеннән чыккан төтен аркасында подъездда берни күренмәвен ачыклый. Газ хезмәте звеносы ишекне җимергәч, фатирда каза күргән 56 яшьлек иргә тап булалар. Аны шунда ук ашыгыч ярдәм хезмәте тапшыралар. Кискен ингаляцион агулану диагнозы белән аны дәваханәгә алып китәләр.
"Янгын зыян итәрдәй зонадан Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре 10 кешене (шуларның өчесе – балалар) коткарган. Тагы 12 кешене баcкыч маршлары буйлап эвакуацияләгәннәр. Янгын нәтиҗәсендә 3 бүлмәле фатирның 2 кв.м. мәйдандагы милке зыян күргән”, – диләр Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының БР буенча матбугат хезмәтендә.
Янгын чыгу сәбәбен дознаватель ачыклый.
Фото:Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының БР буенча матбугат хезмәтеннән.
Әлфия ШАКИРҖАНОВА |
Иң күп укылган
|