09.11.2021 Медицина
Галимнәр вирусның мутациясен туктату ысулын атады
Вакцинация яңа коронавирус инфекциясенең мутациясен булдырмый кала. Бу хакта «Россия 24» телеканалы эфирында табиб-инфекционист Евгений Тимаков сөйләде.
«Татар-информ» язуынча, Сovid-19дан прививка ясаткан кеше вирусның аз микъдарын аерып чыгара һәм тирә-юньдәгеләр өчен куркыныч тудырмый.
«Ул вирус өчен соңгы звено булып тора, бу коронавирус инфекциясенең мутацияләнүенә юл куймый», — ди белгеч.
Фото: Татар-информ