|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
08.11.2021 Язмыш
"Полиция дә таба алмады. Ничә еллар билгесезлектә яшим"Без ул көнне синең белән, яшьлектәге сыман, очрашырга булдык. Имеш, кырык еллык гаилә тарихын шулай бәйрәм итәбез. Икебез дә инде пенсиядә булсак та, мин әле һаман эшләп йөрим. Ул көнне дә иртән чыгып киттем. Имеш, эшләремне тиз генә бетерәм дә, сорап китәм. Сөйләшкән вакытка үзебезнең су буендагы яраткан урыныбызга килдем мин. Син анда юк идең. Йортыбыз янәшәдә генә урнашканга фатирга йөгердем. Соңгы вакытта авырып йөри идең, бер-бер хәл булмадымы икән дип курыктым. Син өйдә дә юк идең. Шактый озак көтеп утырдым, телефоныңны нигәдер өйдә калдырган идең. Кирәге булмас дип уйладыңмы? Аннан улыбызга чылтыраттым. Әтиең белән су буенда очрашырга тиеш идек, тик ул анда да, өйдә дә юк, телефонын да өйдә калдырган дип, хәлне аңлатып бирдем. Ул: “Хәзер, эштән китәм дә, елга буеннан әйләнәм, борчылма, әни, шул тирәдә генә йөридер”, — дип, мине тынычландырырга тырышты. Ул арада көн бозылды, коеп салкын яңгыр ява башлады. Миңа син шул салкын тамчылар астында, салкын җирдә ятасыңдыр кебек тоелды. Бәлки, бәрелеп, аңың җуеп егылгансыңдыр дип уйладым. Улыбызга ярдәмгә күрше егете кушылды. Полициягә чылтыраттык. Паспортыңны алып килергә куштылар. Берникадәр вакыттан: “Берәр киемен алып килегез, ирегезнең мәете табылса ДНК ярдәмендә ул икәнен ачыклау өчен кирәк”, — диделәр. Күз яшьләремне көне буе тыеп торган идем, бу сүзләрне ишеткәч, кычкырып елап җибәрдем. Полициядәге хатын-кыз хезмәткәр: “Ашыгыч ярдәм чакыртыйкмы?” — дип сорады, су китереп бирде. Кирәкми дип, урамга чыгып киттем. Яңгыр туктаусыз койды ул көнне. Шыксыз көзге яңгыр. Күңелдә тынычлык булмаганга ул тамчылар йөрәкне тишкәләгән кебек тоелды.
Кайттым да йокы бүлмәсендәге караватка сузылып яттым. Бергә булган вакытлар кино тасмасындагы сыман күз алдымнан үтте. Син — мине, мин сине яратып яшәдек. Алдагы тормышымны синнән башка күз алдына китерә алмыйм.
Улым, ирләрчә ныклык күрсәтеп, мине ул көнне дә, аннан соң да тынычландырырга тырышты. “Бәлкем егылып бәрелгәндер дә, бернәрсә хәтерләмидер, табылыр, табарбыз”, — диде.
Ләкин могҗиза булмады. Син өебезгә бүтән кайтмадың. Полиция дә таба алмады. Менә инде ничә еллар билгесезлектә яшим. Өмет өзмим, һаман көтәм, кайтырсың кебек...
Зәйнәп. Ульяновск
Фото: пиксабай
--- |
Иң күп укылган
|