поиск новостей
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
Бүген кемнәр туган
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
Архив
 
08.11.2021 Мәгариф

"Балалар газап чигәргә тиеш түгел": Түбән Камада вакцинациядән баш тарткан өчен 13 укытучыны эштән читләштерәләр

Түбән Кама мәктәпләрендә эшләүче 13 укытучыны коронавируска каршы прививка кадатудан баш тартканнары өчен эштән читләштерәчәкләр. Бу хакта «эшлекле дүшәмбе»дә Түбән Кама районы мәгариф идарәсе җитәкчесе Рамил Гыйниятуллин хәбәр итте.

Ул ачыклык керткәнчә, эштән читләштерелгән педагогларның уку сәгатьләре башка укытучылар арасында яңадан бүленәчәк.
 
"Бүгенге көндә бездә аңлату эшләре бара, алар урынына эшләүче педагоглар билгеләнә. Алардагы сәгатьләрне без башка укытучылар арасында да бүлешәчәкбез», - дигән Гыйниятуллин.
 
Түбән Кама районы башкарма комитеты җитәкчесе вазифаларын башкаручы Рамил Муллин укучылар уку һәм аларны тукландыру буенча кыенлыклар килеп тумасын өчен процессны дөрес оештыруны сорады.
 
"Минем уку процессы белән проблемалар булмасын өчен үтенечем бар, балалар газап чигәргә тиеш түгел. Без дистантта эшләп карадык инде - балалар мәктәпләрдә булырга тиеш".
 
Барлыгы исә 57 мәгариф хезмәткәре читләштереләчәк. 368 хезмәткәрнең вакцинациядән медотводы бар. Мәгариф өлкәсендә COVID-19 дан прививка кадатучылар өлеше бүгенге көндә 4 992 кешедән 90% ын тәшкил итә.
 
Балалар бакчаларына килгәндә, анда 3 тәрбияче һәм хезмәт күрсәтүче персоналдан 34 хезмәткәр читләштерелергә тиеш.
 
Татарстан буенча баш санитария табибының карары нигезендә, 9 ноябрьдән коронавирустан беренче прививка ясатмаган гражданнарны эштән читләштерелергә яисә читтән торып эшләү режимына күчерергә тиешләр.
Фото: пиксабай
 

---
Шәһри Казан
№ --- | 08.11.2021
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»