поиск новостей
  • 05.05 "Аферис" Тинчурин театры, 17:00
  • 06.05 "Яратам! Бетте - китте" Тинчурин театры, 18:30
  • 07.05 "Ай,былбылым" Тинчурин театры,18:30
  • 08.05 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 18:30
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 10.05 "Хыялый" Тинчурин театры, 17:00
  • 12.05 "Эх, алмагачлары" Тинчурин театры, 17:00
  • 13.05 "Акча бездә бер букча" Тинчуринт театры, 18:30
  • 14.05 "Ак тәүбә, кара тәүбә. Безнең көннәр" Тинчурин театры, 18:30
  • 15.05 "Идегәй" Тинчурин театры, 18:30
  • 16.05 "Хан кызы Турандык" Тинчурин театры, 18:30
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
Бүген кемнәр туган
  • 04 Май
  • Айсылу Габдинова - җырчы
  • Леонид Слуцкий - футбол тренеры
  • Марсель Шәйдуллин - дәүләт эшлеклесе
  • Фәвия Сафиуллина - җәмәгать эшлеклесе
  • Габбас Әхмәдиев - көрәшче
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
Архив
 
08.11.2021 Җәмгыять

Гөлназ Миньязова: “Илнурның хыянәтен белгәч рәнҗедем”

Бүгенге әңгәмәдәшем – танылган алып баручы Гөлназ Миньязова. Гөлназ 23 елдан артык “Болгар радиосы”нда эшләгәннән соң, хәзер “Тәртип” радиосында “Хокук һәм хаклык” тапшыруын алып бара.

- Гөлназ, ни өчен нәкъ менә радио өлкәсен сайладың?
 
- Кечкенәдән үземне сәхнәгә әзерләдем. Үземне белгәннән бирле җырладым, конкурсларда катнаштым. 2 яшьлек чагымда ук мине урындыкка бастырып җырлатып биетәләр иде. Шуңа күрә 11нче сыйныфны тәмамлаганнан соң, минем алда “нинди һөнәр сайларга икән?” дигән сорау булмады. Бары тик иҗат кына! Ул вакытта Казанда радио һәм телевидение алып баручыларына укыту бүлекләре юк иде. Казан дәүләт мәдәният институтының режиссерлык бүлегенә укырга кердем. Шул елны иптәш кызым белән “Сандугач керде күңелгә” конкурсына бардым. Сәхнәгә дустыма чәчәк чыгарып биргәннән соң, “Татарстан” радиосында эшләүче Рәкыйп Гаффаров белән таныштым. Ул мине радиога чакырды. Миңа шул җитә калды, килдем дә җиттем. Миндә әрсезлек сыйфаты бар һәм бу еш кына ярдәм итә иде. Ишектән кертмәсәләр, тәрәзәдән керә идем.
 
- Тыйнак авыл кызына әрсезлек каян килгән?
 
- Тормыш чыныктырды. 17 яшемдә әтисез калдым. Әти яман чирдән китеп барды. Нәкъ шул елны Казанга укырга киттем. Ашамыйча акчасыз йөргән вакытлар күп булды. Троллейбуска акча булмагач, җәяү йөрдем. Әни биргән акча тиз бетә иде, чөнки ул бик аз иде. 
 
- Беренче эш хакың күпме иде?
 
- 500 сум иде ул. Шуңа 300 сум өстәп, Бауман урамындагы кибеттән Америкадан кайтарылган джинс чалбар алып кидем. 
 
- Телевидениедә дә тапшыру алып бардың бугай?
 
- Ике елдан соң, кастинг аша узып, “Таң җилләре аша” тапшыруына алдылар. Анда 6 ел эшләдем. Эстраданың күтәрелгән чоры иде. Мине концертлар алып барырга чакыра башладылар. Ләкин мин һәрвакыт үземнән канәгать булмадым. Сөйләмем, үз-үземне тотышымда хаталар күп булды. Тора-бара шомарып беттем. Бүгенге көндә теләсә нинди концерт яки тапшыру алып барырга тәкъдим итсәләр, тиешле дәрәҗәдә алып бара алам. 
 
- 23 ел буе эшләгән радиодан китү авыр булдымы?
 
- Радиодан тулып-өлгереп, үз теләгем белән киттем. Шулай да хезмәттәшләремне, радиодагы сөйләмне сагынам. Без шулкадәр бердәм идек, бер гаилә кебек булдык. Китү җиңел булмады. Ике тапкыр гариза яздым, икесендә дә хезмәттәшләрем туктатып калды. Әмма мин үсүдән туктадым. “Нишлибез, Гөлназ? Шуның белән беттеме? Беркая да үсмибезме? Радиода каласыңмы?” - дидем үземә. Тормышны үзгәртәсем килде. Эчемдә потенциал барлыгын тойдым. Мин хәзер ирекле кош дисәм дә, ялгыш булмас. 41 яшемә туплаган 3 югары белемемне - алып баручы, юрист, психолог һөнәрләрен тормышта кулланыр чак җитте. Тормышның тәмен белеп яши торган мәлдә мин. 
 
- “Нокта” - радионың иң рейтинглы тапшыруларның берсе иде...
 
- “Нокта”ны 2014 елда ачтым. Тапшыру туры эфирда якынча бер сәгать бара иде. Әмма радионың форматы үзгәрде дә, тапшыру атнага ике тапкыр чыга торган 3 минутлык сәхифәгә - сорау-җавапка калды. Тапшыру асылын югалтты. Ягъни туры эфир вакытында шалтыраткан тыңлаучыга ярдәм итә идек. Бер тапшыру вакытында 17ләп кешегә ярдәм күрсәтелә иде. Килгән хатлар әле дә өелеп тора. 
 
- “Тәртип” радиосына килүең ничек булды?

- Радиодан киткәндә, иң кызганычы - “Нокта” тапшыруын калдырып китү иде. Ул тапшыруның яшәвен бик теләдем. Һәм менә күп тә узмады, “Тәртип” радиосы җитәкчесе Ризәлә Исмәгыйлева шалтыратты. “Ризалашсам, “Болгар радиосы”на хыянәт итү кебек булмасмы икән бу адымым?” дип тә уйладым башта. Ләкин үзем үк “Нокта”ның яшәвен теләдем бит. Мин радиога түгел, тыңлаучыга хезмәт итәм. Тапшыру хәзер “Хокук һәм хаклык” дип атала. Тапшыруны Россия юристлар ассоциациясенең Татарстандагы бүлеге белән берлектә әзерлибез. Адвокатлар, пенсия фонды, салым органы хезмәткәрләре, нотариаль хезмәт вәкилләре һәм башкалар белән халыкны борчыган сорауларга җавап бирәбез. Пенсия фонды радиога килүче хезмәткәрләрен махсус татар теле курсларына җибәрә. Барлык органнар да үз эшенә җаваплы карый. Тапшыру һәр сишәмбе 17:15 сәгатьтә “Тәртип” радиосында эфирга чыга.
 
- Илнур Фәйзрахманов белән ни өчен аерылыштыгыз?
 
- Илнур белән аерылышканга 4 ел булды. Илнурны яратып кияүгә чыктым дип әйтә алмыйм. Аның әтигә бөтенләй капма-каршы икәнен белгәч кияүгә чыктым. Әти кешене сүз яки кул белән рәнҗетергә мөмкин иде. Ә Илнур андый түгел, ул хатын-кызга карата бик игътибарлы. Дөресен генә әйткәндә, кияүгә чыкканда, хатын-кыз буларак зур тормышка әзер түгел идем. Гомумән, егетләрдән курка идем мин. 
 
- Сезнең арада хыянәт булган, диләр. Кем хыянәт итте?
 
- Илнур миңа. Ул хатынның ире миңа социаль челтәрдә ачыктан-ачык фотолар җибәрде. Бик нык еладым, бик рәнҗедем. Илнурны бу адымга нидер этәргәнен беләм. Иманым камил, ул бу гамәле өчен нык үкенгәндер. Күп кеше ялгыш адымнар ясый. Монда ул гына түгел, мин дә гаепле. 
 
- Ни өчен үзеңне гаепле дип саныйсың?
 
- Чөнки мин үземне үзем аңламый идем. Бик агрессив булдым, хәтта балаларга да кычкырырга мөмкин идем. Шәхси тормышымда авырту күп иде, болар балачак кичерешләре, әти белән бәйле. Мин аларны гомер буе дәваладым, психотерапиягә йөрдем. Болардан котылмыйча, син үз гаиләңдә тәртип урнаштыра алмыйсың. 
 
- Аерылышырга беренче адымны син ясадыңмы?
 
- Әйе. Илнурны гаиләбезне саклау өмете белән психологка барырга үгетләгәндә, ул мине ишетмәде. “Упкынга тәгәрибез бит”, - дидем. Барыбер тыңламады. Судка үзем бардым, ул килмәде. Аерылышуны бик авыр кичердем. Аңа да өйдән, балалардан китү авыр булды. Шуннан соң баш-аягым белән психологиягә кереп киттем. Ни генә булса да, без бер-беребезгә бу юлны узарга, үсәргә ярдәм иттек. Әгәр ничек бар шулай яшәсәк, мин һаман да агрессив Гөлназ булыр идем. Балалар авырудан туктады, чөнки балаларның халәте ананыкына бәйле. Өйдә, җанымда тынычлык урнашты. 
 
- Илнурның кабат кушылырга тәкъдим иткәне булдымы?
 
- Бервакыт бер егет белән очраштым. Тик безнең мөнәсәбәтләр озак дәвам итмәде, бик яшь иде ул. Шул вакытта Илнурның бәргәләнүен, көнләшүен күргәч, өметен өзмәвен аңладым. Мин аңа: “Көнләшеп йөрмә, өметеңне өз инде”, - дидем.
 
- Илнур балаларга алимент түлиме?
 
- Юк, финанс яктан булышмый. Суд аша да түләтеп булмый, чөнки рәсми рәвештә эшләми. Әмма балаларны якын итә, күрешә, аралаша. Алар өчен җаваплылыкны тоя. Кирәк җиргә алып бара. Авылларына да кайтып киләләр. Аның әти-әнисе белән без яхшы мөнәсәбәттә. Безгә күчтәнәчләр биреп җибәрәләр. 
 
- Кайда ул хәзер? 
 
- Казанда. Тиздән аягына операция ясатырга тиеш. 

- Очрашып йөргән кешең бармы?
 
- Юк. Әлегә мин башка максатлар белән яшим. Челтәрле бизнеска кереп киттем. Балаларны тәрбияләү, өйне карау белән мәшгульмен. Максатым – бер ел эчендә аена 200 мең сум акча эшләү. Бүгенге көндә максатның яртысына ирештем.
 
- Нигә 200 мең сум?
 
- Олы улым Сәеткә – 16 яшь. Мәктәпне тәмамлагач, медицина университетының стоматология бүлегенә укырга керергә тели. Анда уку өчен елына 200 мең сум акча түләргә кирәк. Мин әни кеше буларак, улымның хыялын тормышка ашырырга тиеш.
 

Эльвира ШАКИРОВА
Шәһри Казан
№ --- | 08.11.2021
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»