|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
07.11.2021 Хәвеф-хәтәр
Дәрес вакытында кабинетка поши килеп кергәнКанада мәктәпләренең берсендә биология дәресен поши бүлгән. Җәнлек, тәрәзәне ватып, каибнетка килеп керә. Вакыйга урыныннан кадрларны Twitter-да урнаштырганнар. Бер укучының әнисе журналистлар белән әңгәмәсендә пошины тәүдә иртән бер сыйныф янында күрүләрен сөйли. “Минем кече улым тәрәзәдән: “Әни, кара, анда поши!” – дип кычкырды. Ә мин, әлбәттә, аңа: “Нинди поши булсын инде, юкны сөйләмә, дип әйттем”, – ул иртәне ханым шулайрак хәтерли. Күп тә үтми поши, тәрәзәне ватып, класска барып та керә.
Социаль челтәрләрдә таралган фотодан күренүенчә, поши пыяла ватыклары өстендә класс уртасында басып тора. Тагын бер фотосурәттә поши ишек төбендә ятып тора. Твиттерга бу фотоны урнаштырган Пэт Дюбуа чакырылмаган кунак яралагандыр дигән фикердә. “Әле поши ял итә, мәктәптә исә җәнлекләрне контрольдә тоту буенча хезмәтнең килүен көтәләр”, – дип язган ул фотокадр астына.
Вакыйга урынына килгән коткаручылар, пошины йоклатып, хәвефсез урынга илтеп куйганнар.
Фото:@patdubois
Чыганак: lenta.ru
--- |
Иң күп укылган
|