|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
03.11.2021 Шоу-бизнес
Ильмира Нәгыймова: "Беренче һәм соңгы тапкыр кияүгә чыгуым"Җырчы Ильмира Нәгыймова инстаграмда “сорау-җавап” сәхифәсе оештырды. Кайбер кызыклы җавапларны сезгә дә тәкъдим итәбез. - Аерылышканнан соң, тормышлар ничек? Кире кайтасы килмиме?
- Юк, әлбәттә! Беркемдә дә кире кайту теләге булырга тиеш түгел. Алга, бары тик алга гына...
- Ничә яшьтә кияүгә чыктыгыз?
- 20 яшьтә. Беренче һәм соңгы тапкыр дип уйлыйм. Бүтән анда барасым килми.
- Кияүгә чыгучы кызларга нинди киңәш бирер идегез?
- Ашыкмаска! Бер-берегезне яхшылап өйрәнегез, чөнки мәхәббәт сукыр...
- Матди һәм рухи яктан, әти-әниеңнән кала, кем сиңа ярдәм итә?
- Әти-әниемә мин үзем ярдәм итәм, Аллаһка шөкер. Рухи яктан тамашачым һәм дусларым ярдәм итә. Матди яктан – Ильмира Нәгыймова.
--- |
Иң күп укылган
|