поиск новостей
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 27 Апрель
  • Хәлим Җәләй (1940-2021) - актер
  • Зөһрә Сәхәбиева - җырчы
  • Рөстәм Исхакый - журналист
  • Марат Закир - язучы
  • Динара Сафина - теннисчы
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
01.11.2021 Дин

Мәет чыккан йортта ашарга ярыймы?

"Мәет чыккан йортта ризык әзерләп ашарга ярамый, диләр. Мәетне җирләп кайтканнан соң, кайбер хәзрәтләр табынга аш-су куйдыртмый. Ни өчен шулай?" дип сорый Башкортстаннан Хатыйп.

Сорауга “Дин Ислам” мәчете имам-хатыйбы Инсаф хәзрәт ИБАТУЛЛИН җавап бирә:

— Динебездә Аллаһ кушкан гыйбадәтләр бар: намаз, ураза тоту һәм башкалар. Динебез тарафыннан ихтыярый һәм катгый рәвештә үтәргә тиеш булган гамәлләрне башкарып, без савабын, әҗерен алабыз. Шул ук вакытта төрле җирлекләрдә, төрле халыкларда урнашкан гореф-гадәтләр, йолалар бар. Әйтик, әти-әнине ихтирам итү — динебез кушкан гамәл. Ә аңа нинди рәвештә ирешергә икәне чикләр белән билгеләнмәгән. Кыскасы, динебез тарафыннан “тиеш” дип куелмаган гамәлләрне гореф-гадәтләргә таянып башкарсаң да савапка ирешергә була.

Мәет чыккан йортта ризык әзерләүгә килгәндә, киңәшем шул: имамга итагать итеп, җирлегегездә кабул ителгән гореф-гадәтләрне хөрмәтләп, үзегездәге тәртипләрне үтәргә тырышыгыз. Дингә каршы килми торган гамәлләр үтәүдән, бу очракта ашамыйча торудан гөнаһка батмыйбыз бит. Минемчә, ризык әзерләмәскә кушу Пәйгамбәребезнең (с.г.в.) ятимнәр малын ашамагыз дигән хәдисе белән дә бәйледер. Чөнки мәет чыккан йортта аның малы тулысынча бүленмәгән була, бәлки, бу өйдә ятим калган балалар бардыр. Бәлки, гаилә мохтаҗлыкта калгандыр. Көчләп ризык әзерләргә кушу дөрес булмас иде. Мәет чыккан йортта ризык әзерләмәү — күп якларда кабул ителгән гадәт.
 
Икенче бер мәсьәлә бар — матәм. Кычкырып елап, мәгънәсез гамәлләр кылу турында сүз бармый. Мәет чыккан йорт хуҗалары тынычлыкта калып, бу вакытта дога кыла. Матәм вакытын үткәргәндә ашарга әзерләү гаиләгә авырлык китерергә мөмкин. Халкыбыз мондый мәсьәләдән чыгу юлын да күрсәткән. Пәйгамбәребез (с.г.в.): “Мәет чыккан йорттагыларны сөендерегез, ашатыгыз, эчертегез, ризыкландырыгыз”, — дигән.
Халкыбызда мәет булган өйгә күчтәнәч белән килү гадәте дә бар. Мәрхүмнең туганнары мәҗлесләргә савым, ягъни күчтәнәч кыстырып бара.
Ничек кенә булмасын, беренче чиратта динебезгә каршы килми торган, үз җирлегеңдә кабул ителгән гореф-гадәтләрне җиренә җиткереп үтәү мөһим.
 
Фото @gulnur11255 аккаунтыннан алынды.

Эльвира МОЗАФФАРОВА
Ирек мәйданы
№ --- | 01.11.2021
Ирек мәйданы печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»