|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
01.11.2021 Медицина
Коронавируска каршы вакцинаның өченче дозасы кемнәргә кирәкле икәне билгелеХроник авырулардан интегүче 60 яшьтән узган кешеләрнең коронавируска каршы вакцинаның өч дозасын алуы хәерле. Табиб һәм телетапшырулар алып баручы Александр Мясников «URA.RU» агентлыгына шулай дип белдергән. Ул биредә «Спутник V» препаратын, ә ярты елдан соң пациентка бирергә кирәкле өченче доза сыйфатында «Спутник Лайт»ны мисал итеп китерде.
Эксперт фикеренчә, вакцинациядән соң мондый пациентларның организмында антитәнчекләр күләме бик тиз кими, шунлыктан вируска каршы тору өчен иммун җавап җитәрлек булмаска мөмкин, дип яза Татар-информ.
«Әгәр мондый кешеләргә ике фазалы прививкадан соң өченчесен дә бирсәң, алар җитәрлек дәрәҗәдә сакланачак», - дип ачыклык кертте табиб.
Мясников хроник авырулардан интегүче 60 яшьтән узган кешеләр өчен гомуми рекомендациягә ревакцинацияне кертү мөһим дип саный.
Вакцинация коронавирустан саклануда иң ышанычлы алым булып кала. Сәламәтлек саклау министры Михаил Мурашко сүзләренчә, чир авыр формада уза торган пациентлар арасында прививка ясатмаучылар саны 0,03 процент тәшкил итә, стационарлардагы пациентларның күбесе – вакцинация узмаучылар.
Фото: Татар-информ
--- |
Иң күп укылган
|