поиск новостей
  • 05.05 "Аферис" Тинчурин театры, 17:00
  • 06.05 "Яратам! Бетте - китте" Тинчурин театры, 18:30
  • 07.05 "Ай,былбылым" Тинчурин театры,18:30
  • 08.05 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 18:30
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 10.05 "Хыялый" Тинчурин театры, 17:00
  • 12.05 "Эх, алмагачлары" Тинчурин театры, 17:00
  • 13.05 "Акча бездә бер букча" Тинчуринт театры, 18:30
  • 14.05 "Ак тәүбә, кара тәүбә. Безнең көннәр" Тинчурин театры, 18:30
  • 15.05 "Идегәй" Тинчурин театры, 18:30
  • 16.05 "Хан кызы Турандык" Тинчурин театры, 18:30
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
Бүген кемнәр туган
  • 04 Май
  • Айсылу Габдинова - җырчы
  • Леонид Слуцкий - футбол тренеры
  • Марсель Шәйдуллин - дәүләт эшлеклесе
  • Фәвия Сафиуллина - җәмәгать эшлеклесе
  • Габбас Әхмәдиев - көрәшче
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
Архив
 
01.11.2021 Җәмгыять

Хастаханәләр тулды, табиблар алҗыды, урыннар җитми...

Коронавирусның яңа дулкыны кайчан башланды соң? Казан хастаханәләрендә хәлләр ничек? Авыручылар күпме? “Снег” журналисты Казан хастаханәләренең берсендә эшләүче табибның сүзләрен язып алган. Аноним шартларда.

Дөресен генә әйткәндә, яңа дулкын июнь урталарында ук үзен сиздерә башлады. Авыру инде артта калды дип уйлаган мәлдә, хастаханәләрдә коронавируслылар өчен урыннар бетерелә башлады. Ләкин нәкъ шул вакытта авыручылар саны кискен артты. Март аеннан башлап, берничә ай тынлык булды бит, бар да артта калды дип уйлаган идек инде.
 
Хәзер исә хәлләр бөтенләй начар. Авыручылар саны 4-5 атна элек бик каты арта башлады. Пандемиянең иң критик вакытларында да моның кадәр пациентлар булганы юк иде. Дулкыннарның төрлесен күрергә туры килде. Монысы – иң куркынычы.
 
Бу хәлнең берничә сәбәбен атарга була. Бар да яңа штамм турында сөйли, чыннан да, монысы тизрәк тә, хәтәррәк тә. Халык бик теләмичә генә вакцина ясатты. Шулай ук балалар мәктәпкә, студентлар вузларга кайтты. Әлбәттә, массакүләм чаралар да үз ролен уйнады. Мин үз күзләрем белән сентябрьдә “Профсоюзная” шәһәр фестивалендәге мәхшәрне күрдем, шунда әле уйлап та куйган идем: “Менә алар – яңа пациентлар...”.
 
Хастаханәләр, чыннан да, шыплап тулы. Безнеке дә, башкалары да. Урыннар җитми, бары иң авыр хәлдә булучыларны гына салалар. Урта хәлдәгеләрне хастаханәгә салу мөмкин дә түгел, бигрәк тә патологияләре булмаса. Реанимацияләр дә тулы.
 
Әйтик, безнең хастаханәдә пациентлар койка-урыннарга караганда күбрәк. Мәсьәләне чишү юлын да таптылар – авыруларны тизрәк чыгарабыз. Хәле аз гына җиңеләйсә дә, аны кайтарып җибәрәбез. Башкаларга урын табылсын өчен.
 
Үземнең күзәтүләргә килгәндә, авыручыларның күпчелек өлеше – вакцина ясатмаучылар. Бигрәк тә авыр хәллеләр арасында шулай. “Спутник” кадатучылар реанимациягә бик сирәк эләгә. Авыруны да җиңелрәк кичерәләр. 
 
Әлеге дулкынның тагын бер үзенчәлеге шунда ки, ковид “яшәрде”. 30 яшьтән узганнар да үлә башлады, 40 яшьлекләр дә күпләп үлә. Бездә алдагы дулкында иң яшь үлгән пациент 55 яшьтә иде.
 
Коллегалар, әлбәттә, бик нык алҗыды. Көн саен эш, эштән соң гына кайтып китү, бетмәгән сресс, адым саен үлем... Дежур торганда да бик авырга туры килә. Препаратлар да җитешми башлый. Июнь аенда әле җиңелрәк булган икән. Кешеләргә төп киңәшем: вакцина ясатыгыз! Бар да вакытында кадаткан булса, реанимация бу кадәр тулы булмас иде. Һәм вакцина буенча төрле каналлар буенча йөрүче имеш-мимешләргә ышанмагыз...
 
Лина Саримова, Снег
Фото: Татар-информ
 

---
Шәһри Казан
№ --- | 01.11.2021
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»