|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
30.10.2021 Криминал
Мәетне ике айга якын балконда тоткан
30 сентябрьдә Уфаның хокук саклау органнарына бер кыз 34 яшьлек егете югалуы турында гариза яза. Ул 2021 елның 16 сентябрендә өеннән чыгып киткән һәм шуннан бирле аны күргәне булмаган. Полиция эзләргә керешкән. Башта егетнең таныш-белешләреннән, күрше-күләннәреннән сорашканнар. Соңгы тапкыр аны шул районда яшәүче 49 яшьлек ир белән сөйләшеп торуы ачыкланган.
Ул кешенең өенә барганнар. Тикшерү вакытында шикләнелүченең балконында полиэтиленга төрелгән мәет табылган.
Җинаятьчене кулга алганнар, ул барлык кылган гамәлләрен таныган. Тикшерү барышында бу аяныч хәл 2021 елның 17 сентябрендә булуы ачыклаган.
Ирләр урамда танышканнар һәм шикләнелүче бу 34 яшьлекне өенә эчәргә чакырган. Икәү кәеф-сафа корып утырган вакытта конфликт чыга, йорт хуҗасы металл торбаны эләктереп, аның башына берничә тапкыр суга. Ир шунда ук вафат була.
Берничә көннән соң үтерүче кибеттән полиэтилен сатып алып кереп, мәетне төрә һәм балконга чыгарып куя.
Хәзер мәрхүмнең гәүдәсе суд-медицина экспертизасына җибәрелгән, тоткарланучылар белән беренчел тикшерү эшләре алып барыла.
Чыганак: i-gazeta.com
Фото: Олег Яровиков.
--- |
Иң күп укылган
|