|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
29.10.2021 Мәдәният
Нәҗип Җиһановның тууына 110 ел тулуга багышланган әдәби-музыкаль кичәдән ФОТОмизгелләрГ.Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә Нәҗип Җиһановның тууына 110 ел тулуга багышланган әдәби-музыкаль кичә узды. Монда филармония солистлары башкаруында танылган романслар, «Җәлил», «Намус» операларыннан арияләр һәм дуэтлар, танылган инструменталь әсәрләр яңгырады. Концертта Татарстанның халык артисты, Россиянең атказанган артисты Георгий Ибушев, Татарстанның атказанган артисты Ригина Вәлиева, Халыкара конкурслар лауреатлары Гөлнара Байназарова, Оксана Шәйдуллина, Сергей Беляков, Дарья Леванова һәм Татарстанның халык артисты Роман Чуйнов катнашты. Концертны алып баручы Мария Черных тыңлаучыларга композиторның тормыш юлы һәм иҗади юлы турында сөйләде.
--- |
Иң күп укылган
|