поиск новостей
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 28 Апрель
  • Рафаэль Ильясов (1939 - 2020) - җырчы
  • Мин Шабаев (1913-1963) - язучы
  • Ильяс Гыймадов - эшмәкәр
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
Архив
 
29.10.2021 Мәгариф

60 ел гомерен белем бирүгә багышлаган Васил Гайфуллин: Һәр халыкның үз мәктәбе булырга тиеш

Васил Габдулла улы Гайфуллин — 60 ел гомерен балаларга белем бирүгә багышлаган шәхес. Профессор, педагогика фәннәре докторы, Россиянең һәм Татарстанның атказанган укытучысы, 1990-1997 елларда Татарстан мәгариф һәм фән министры, Татар дәүләт гуманитар-педагогика институтына нигез салучы, татар телендә физикадан беренче дәреслекләр язучы.

— Васил абый, укытучы булу балачак хыялы идеме?
— Мөслим районының Югары Табын авылында туып-үстем. Җидееллык мәктәпне “5” ле билгеләренә генә тәмамладым. Өлкән апам документларны үзе укыган Минзәлә педучилищесына алып китте. Мине имтихансыз алдылар, укырга килерсез, кабул ителдегез, дигән җавап килде. Педучилищеда башлангыч сыйныф укытучылары әзерләделәр. 1955 елда училищены тәмамлагач, мине Ташлыяр авылына җидееллык мәктәпкә җибәрделәр. Анда бер ел эшләдем дә Казанга укырга киттем. Физика һәм математика факультетының физика бүлегенә укырга кердем. Зур Кызыл урамындагы монастырьда тордым. Бүлмәдә 16 малай. Елга портыннан утын алып кайтабыз, аны кисәбез, ярабыз. Ишек төбендә су кайнату миче бар. Шуннан кайнаган суны бүлмәләргә ташыйбыз. Иртән кайнаган су алып керәбез дә, шуның белән бер телем ипине ашап, институтка йөгерәбез. Кич бераз суган салып, кайвакыт пешкән бәрәңге кушып, концентрат пешерә идек. Маргарин булгалый, май, шикәр юк, колбаса алганны хәтерләмим. Ял көннәрендә каршыдагы КАИ тулай торагының ашханәсенә кереп, әбәт ашыйбыз. Ач идек, әмма күңел көр иде. Шахмат уйныйбыз, көрәшкә йөгерәбез, атна саен студентлар белән танцыга барабыз, Сара апаның хорына, Укытучылар йортында түгәрәкләргә йөрибез. Буш вакыт юк. Матур чаклар иде.
 
— Укуыгыз тәмамлангач, Казанда эшкә калырга чакырмадылармы?
— Пединститутта эшкә калдырмакчылар иде. Мөслим районына физика укытучылары кирәк икән. Кайтып киттем, эшли башладым. Бер елдан соң производствога өйрәтү буенча завуч итеп билгеләделәр. Аспирантурага керү ниятем бар иде. Укытучылар газетасыннан Ленинградта аспирантурага кабул итәләр дигән белдерү укыдым. Уйладым да шунда киттем.

— Татарстаннан үзегез генә идегезме?
— Әйе, Татарстаннан үзем генә. 1974 елда кайттым, өлкән укытучы, доцент исеме бирделәр, докторлык диссертациясен якладым, ныклап фәнгә керешермен дигән идем, мәктәп җитәкчеләренең белемен күтәрү факультеты ачтылар. Мине чакырып: “Моны синнән башка белүче юк, әйдә, алын”, — диделәр. Анда 7 ел эшләдем. Безнең факультетны СССРда көчлесе дип санадылар, безне тикшерергә, күрергә, өйрәнергә килгәли башладылар.
 
— Татарстанның Мәгариф һәм фән министры булып эшләгән елларны ничегрәк искә аласыз?
— 1990 еллар дөньяның болганган чагы: демократия дигән сүз кулланылышка кереп килә, халык күтәрелде, аның үзаңы үсә, “татар”, “татар мәктәбе”, “милли мәктәп” дигән сүзләр дә чыга башлады. Министрлык эшенә шактый катлаулы чорда кереп киттем. Хезмәт хаклары түләнми, мәктәпләргә җиһаз, техника алу да юк — ил тулаем таркалды. Татар мәктәпләре ача башладык. Мәскәүдән сорап тормыйча, Мәгариф һәм фән министрлыгы боерыгы белән ача идек. Казанда 46 татар мәктәбе эшләде, 50 ләп мәктәп катнаш булды, 100 дән артык татар балалар бакчасы ачтык. Татар лицейлары, гимназияләре оештырып җибәрдек. Казанда 23 татар гимназиясе оешты. Мин киткәч, кызганыч, әкренләп таркалдылар.
 
— Министрлык эшеннән китәргә нәрсә сәбәпче булды?
— 1997 елда бездә милли мәктәпләр зур үсеш алды. Төрек мәктәпләре һәм лицейлары барлыкка килде. Мәскәү республика җитәкчелегенә, сез арттырып җибәрдегез, алай ярамый, бу бит Россия, дип кисәтүләр ясамадымы икән, дип уйлыйм. Шуңа күрә сиңа китеп торсаң, яхшырак, дигән тәкъдим булды. “Гуманитар институт оештырып йөрисез, кайтыгыз шунда, рәхәтләнеп эшләгез”, — диделәр.
 
— Татар мәктәпләре ябылуны нидән күрәсез?
— Россиянең нияте шул. Безнекеләр шуны куәтләп тора. Каршы килергә, риза булмаска кирәк. Оптимизация дигән сүзне керттеләр. Аның эчтәлеге “кыскарту” дигән сүз түгел, бездә шулай аңладылар гына. Оптимизациягә кертәбез, димәк, мәктәпләрне ябабыз, сыйныфларны бетерәбез. 38 балалы тулы булмаган урта мәктәпне бетерәләр, башлангычка калдыралар, 70-80 балалы урта мәктәпне ябалар. Татар мәктәбен ата-аналар теләгеннән башка бетерергә хаклары юк. Бөтен нәрсә аларның теләге белән генә эшләнә. Милли мәктәпләрне саклап калу өчен үзеңнең программаң булырга тиеш — “Милли мәктәпне үстерү программасы”. Безнең һәр бишьеллык, берьеллык Милли мәгарифне үстерү планы программасы бар иде. Ел саен һәр районда үтәтеп килдек. Бу районда татар мәктәбе, монысында гимназия, рус мәктәбендә татар сыйныфы ачабыз, икенче мәктәптә рус сыйныфлары ачмыйбыз, 10 елдан ул үзе махсус татар мәктәбе була. Шулай итеп һәрвакыт планлаштырып бардык.
 
— Милли мәгарифнең киләчәген ничек күз алдына китерәсез?
— Һәр халыкның үз мәктәбе булырга тиеш. Мариның үзенеке, чувашның үзенеке, якутныкы һ.б. Менә немецлар — немецча, французлар — французча, инглизләр — инглиз телендә, руслар русча укыта, ә ник башка халык үз телендә укытмый? Бу бит җинаять! Баланың акылы күбрәк үз телендә ачыла. Әгәр ул балалар бакчасында, мәктәптә үз телендә тәрбияләнсә, аның алга китеше югарырак булыр иде. Кеше туган телендә уйлый. Бу турыда язганда да, чыгышларда күп әйтә идем.
Беркөнне татар кызлар гимназиясенә бардым. Анда физика һәм математика факультетын тәмамлаган егет укыта. “Кызлар нишләп синең белән русча сөйләшә?” — дип сорадым. “Гимназиянең исеме генә калды. Хәзер дәресләрне дә русча бирә башладылар. Әгәр каяндыр кеше килә, дәресегезгә керергә мөмкин, дигән сүз ишетелсә, шул көнне татарча бирәбез. Ә калганын русча эшлибез”, — ди. Менә бу күз буяу, алдашу бит. Физиканы татарча укып надан калган кешене белмим. Русча укып та физикадан берни белмәгән кешеләрне күп беләм.
 

Илшат НИГЪМӘТУЛЛИН
Ирек мәйданы
№ --- | 29.10.2021
Ирек мәйданы печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»