поиск новостей
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 29 Апрель
  • Йолдыз Нигъмәтуллина - әдәбиятчы
  • Дмитрий Бикчәнтәев - бард
  • Рөстәм Заһидуллин - дәүләт эшлеклесе
  • Алсу Фәйзуллина - актриса
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
Архив
 
28.10.2021 Фаҗига

“3 яшьлек һәм 7 айлык балабызны күтәреп янган өйдән чыгып йөгердек”

Балык Бистәсендә иртәнге алтынчы яртыларда чыккан янгын берсеннән-берсе кечкенә ике балалы яшь гаиләне йорт-җирсез калдырган.

– Табигатькә якынрак булыйк, шул ук вакытта Казаннан да ерак булмасын дип, бу йортны без яз көне сатып алган идек. Ишегалдындагы иске сарайларны сүтеп, канализацияләрен, коймаларын яңартып, өйгә ремонт ясап бетергәч кенә янгын чыгып, бернәрсәсез калдырды. Машинаны гына коткарып кала алдык, булган бөтен әйбер дә янып бетте, – дип сөйләде безгә өй хуҗасы Альбина Хәлиуллина.
 
Иртәнге алтынчы яртыларда ире нидер шартлаган тавышка уянып китә. Өйгә берәр чит кеше кердеме икән әллә, дип чыгып карарга була. Бу вакытта инде коридорны төтен каплап алган була. Хатынын уятып, өч яшьлек һәм җиде айлык балаларын күтәреп, чыгып йөгерә алар. Өсләрендә бер кат йокы киеме генә, аякларына да кияргә өлгермиләр.
 
– Яланаяк килеш күршеләргә йөгереп бардык, шакылдатып та, кычкырып та карадык. Ишетүче булмады. Аннары икенче күршеләргә йөгердем. Ул арада ирем машинаны кабызып, юлга чыгарып куйды. Өйдән чыккан вакытта машинаның ачкычын эләктереп алырга өлгергән. Ә өйгә керерлек түгел иде. Без барыбыз да өшеп-туңып, машинага кереп утырдык. Күршеләр дә уянып чыкты. Янгын сүндерүчеләр дә килеп җитте. Өебезнең стеналары гына утырып калган. Янгын өйгә терәтеп салынган мунча ягыннан чыккан булырга тиеш. Нәрсәдән чыгуы әлегә билгесез, – ди Альбина.   
Йортны иминиятләштерергә өлгермәгән булганнар. Барысын да яңадан башларга кирәк була инде, киң күңелле кешеләрнең ярдәменә таянабыз, диләр Хәлиуллиннар. Хәзерге алар Альбинаның әти-әниләрендә яшәп торалар.
 
Бернәрсәсез калган гаиләгә ярдәм итәргә теләүчеләр булса, Альбинаның телефон номер: 8-967-36-00-261. Банк карталары (Сбербанк, Тинькофф) шул номерга беркетелгән.
 

Дилбәр ГАРИФУЛЛИНА
Шәһри Казан
№ --- | 28.10.2021
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»