|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
28.10.2021 Криминал
Кибетне баскан ир суыткычка кереп йоклаганМәскәү янындагы Пушкино шәһәрендә бер ир кибетне басып кергән һәм сыр саклана торган витрина-суыткыч эчендә сузылып ятып йоклаган. Йоклап яткан ирне видеога төшергәннәр, аны “Подъем” үзенең Telegram-каналында бастырып чыгарган. Кадрларда ирнең законсыз рәвештә кибеткә кергәнлеге күренә: сәүдә үзәгенең пыяла ишеге ватык, сырлар һәм төрле колбасалар сатыла торган “Великатес” кибетенең роллетлы ишеге дә ачык. Видеоролик авторы шапка һәм курткадан киенгән ирнең суыткыч эчендә рәхәтләнеп йоклап ятуын да күрсәтә.
Сатучы сүзләренчә, кибеткә һөҗүм итүче карак исерек булган, суыткычтагы товарның берникадәр өлешен ул ашаган. Полицейскийлар ирне тоткарлаган.
Фото:“Подъем” Telegram-каналы
Әлфия ШАКИРҖАНОВА |
Иң күп укылган
|