|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
26.10.2021 Фаҗига
Чаллыда һәлак булган Аделина Заһриева гаиләсенә «КАМАЗ» заводы ярдәм күрсәтәчәкделина Заһриева гаиләсенә, шулай ук Чаллыда гадәттән тыш хәл вакытында зыян күргән пенсионерларга, компаниянең элеккеге хезмәткәрләренә «КАМАЗ» ГАҖ матди ярдәм күрсәтәчәк, дип хәбәр итте предприятиенең матбугат хезмәте. «КАМАЗ» генераль директоры Сергей Когогин һәм компания хакимияте «АвтоЗапчасть КАМАЗ» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятендә эшләгән Заһриева гаиләсенең кайгысын уртаклашты, дип хәбәр итә Татар-информ.
«Аның „КамАЗ»да хезмәт юлы 2018 елның 23 октябрендә логистика бүлекчәсендә ваклап сату сәүдә склады һәм эшләнмәләрне комплектлаучы вазифасыннан башланды. Бригадада яхшы исәптә булды, эшкә зур энтузиазм белән алына иде. Изге күңелле, ачык йөзле кыз иде. 2021 елның сентябрендә запас частьләр сыйфатын тикшерү бюросына материаллар, металл, ярымфабрикатлар һәм эшләнмәләр контролеры вазифасына күчерелә. Аделинаның яңа юнәлештә үсәргә омтылышы зур була», — дип искәртелә хәбәрдә.
Аделина Заһриева «АвтоЗапчасть КАМАЗ» компаниясендә өч ел эшләгән.
«"КАМАЗ» ГАҖ генераль директоры Сергей Когогин һәм компания җитәкчелеге һәлак булган хезмәткәрнең туганнарының һәм якыннарының тирән кайгысын уртаклаша», — диелә компания хәбәрендә.
--- |
Иң күп укылган
|