поиск новостей
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 27 Апрель
  • Хәлим Җәләй (1940-2021) - актер
  • Зөһрә Сәхәбиева - җырчы
  • Рөстәм Исхакый - журналист
  • Марат Закир - язучы
  • Динара Сафина - теннисчы
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
26.10.2021 Авыл

"Фельдшерның, күпер булмагач, елга аша йөзеп чыкканы да булды”: Татар Наратлысы авылы проблемасын кем хәл итәр

Яшел Үзән районындагы Татар Наратлысы әллә ни зур авыл түгел, биредә якынча 70 кеше исәпләнә. Дөрес, күбесе җәйгә генә яшәргә кайта, авыл халкы арасында өлкән яшьтәгеләр күбрәк. Хәзер салаларны үстерү буенча дәүләт программалары җитәрлек. Әмма күбесе кечкенә авыллар файдасына түгел.

КҮПЕРНЕ КЕМ САЛА?

Шуңа да килеп туган мәшәкатьләрне үз көчең белән хәл итәргә туры килә. “Ни өчен башка авылларда булган парклар, спорт залларын бездә булдырып булмый? Тәкъдим, фикерләребезне авыл башлыгына җиткерәбез. Әмма соравыбыз һавада эленеп кала, барысы да акчага барып төртелә. Уңайлы шартлар булса, яшьләр дә шәһәргә китмәс иде, бәлки”, — ди авыл халкы.
 
“ӨЛКӘННӘР НИШЛИ АЛСЫН?”
 
Авылда бүген күпләрне борчыган проблема — күпер булмау. Күрше Рус Наратлысы авылы белән ике арада Гөбнә елгасы ага. “Күрше саладан килеп йөрүче фельдшерның, күпер булмагач, елга аша йөзеп чыкканы да булды”, — дип искә ала авылның аксакаллары.
 
— Авыл җирлегенә күперне төзекләндерүне сорап, өч елдан бирле мөрәҗәгать итәбез, ләкин нәтиҗә юк. Ахыр чиктә, барысын да үзебез эшләргә булдык. Авыл имамы ярдәме белән баганалар юнәтеп, күперне ныгыттык. Кышка кадәр эретеп ябыштыру эшләрен төгәллисе генә калды. Бу эштә ярдәм күрсәткәне өчен авылдашларыбыз Рөстәм Җиһаншин, Рөстәм Касыймов, Альберт Лотфуллин, Илһам Әхмәтов, Рөстәм Бикмуллинга аеруча рәхмәт. “Кызыл Шәрык” оешмасының Әҗәлдәге бүлеге җитәкчесе Айрат Хәйруллин техника белән ярдәм итте. Ярый әле шундый мәрхәмәтле кешеләр бар, — ди Татар Наратлысы авылыннан Рәшидә Гурьянова. — 70-80 яшьлек өлкәннәр нишли алсын, яшьләр юк. Авылыбыз башкалардан кимме? Безгә дә парклар, ял итү урыннары, уңайлы шартлар кирәк.
Авыл халкы вакытлыча күперне ышанычлы, нык корылмага алыштыруларын сорый.
 
“КЕЧКЕНӘ АВЫЛЛАРГА ИГЪТИБАР ЮК”
 
Әмма бу мәсьәлә тиз генә хәл ителмәс, мөгаен. Җирлек башлыгы Гөлнара Семахина аңлатуынча, бу проблеманы алар район күләмендә дә күтәргәннәр. Депутатларга, хәтта Президентка хат язганнар.
— Үзебез күперләр салып карадык, әмма ташу вакытында гел агызып китә, файда юк. Шуңа да ныклы күпер булдыруны сорап, җитәкчелеккә мөрәҗәгать иттек. Җавап килде — авылда кеше саны аз, кыйммәтле күпер салу отышсыз, — ди җитәкче. — Үзара салым акчасына күпер салдыру мөмкин түгел.
 
ӨМЕТ ИГАНӘЧЕЛӘРДӘ
 
Элек юллар салу, төзекләндерү буенча 100 кешелек авыллар өчен дә аерым программалар эшләсә, Татарстанның Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы хезмәткәрләре аңлатуынча, хәзер алар чынлап та юк диярлек. Кечкенә салалар “Авыл территорияләрен комплекслы үстерү” программасында катнаша ала. Дөрес, моның өчен кайбер шартлар үтәлергә тиеш. “Авыл территорияләренең заманча йөзе” юнәлеше буенча инженер инфраструктурасы объектлары һәм социаль биналар: мәктәпләр, клублар, балалар бакчаларына капиталь ремонт ясау каралган. Төп шарт: бер проектта кимендә ике объект катнашырга тиеш һәм инвестор таләп ителгән төзелеш сметасының 10 %ы күләмендә ярдәм күрсәтергә бурычлы. Моннан тыш бу программада катнашу өчен конкурста 8 күрсәткеч буенча 800 балл җыярга кирәк. Яңа эш урыннары булдыру, инвестор хисабына яңа проект эшләре тәкъдим итү, авылдагы эшкә сәләтле кешеләр — барысы да исәпкә алына.
Күбесенчә пенсионерлар яшәгән 30 кешелек салаларның бу программада катнаша алуы икеле. Авыл халкының бердәмлегенә, туган җирен онытып бетермәүче эшмәкәрләр һәм авыл язмышына битараф булмаган иганәчеләргә генә өметләнергә кала, күрәсең.
 

Эльвира МОЗАФФАРОВА
Ирек мәйданы
№ --- | 26.10.2021
Ирек мәйданы печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»