|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
25.10.2021 Фаҗига
Чаллыда шартлау булган йорт хәрабәләре астында ике кеше калганЧаллыда шартлау булган йорт хәрабәләре астында ике кеше калган. Бу хакта Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр. Һәлакәт урынына кинологлар җибәрелгән, Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсенең аэромобиль төркемнәре һәм Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Идел буе эзләү-коткару отряды әзерләнгән, дип яза Татар-информ.
Шартлау урынында туксаннан артык кеше һәм 35 берәмлек техника эшли.
Шулай ук Татарстанның Сәламәтлек саклау министрлыгы Чаллыда көнкүреш газы шартлау аркасында ике кеше зыян күргәнен хәбәр итә.
2010 елгы баланы ашыгыч медицина ярдәме бригадасы караган, һәм ул Ашыгыч медицина ярдәме хастаханәсенә озатыла.
Аның 2004 елгы абыйсын ашыгыч медицина ярдәме табиблары карый.
--- |
Иң күп укылган
|