поиск новостей
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 10.05 "Хыялый" Тинчурин театры, 17:00
  • 12.05 "Эх, алмагачлары" Тинчурин театры, 17:00
  • 13.05 "Акча бездә бер букча" Тинчуринт театры, 18:30
  • 14.05 "Ак тәүбә, кара тәүбә. Безнең көннәр" Тинчурин театры, 18:30
  • 15.05 "Идегәй" Тинчурин театры, 18:30
  • 16.05 "Хан кызы Турандык" Тинчурин театры, 18:30
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
Бүген кемнәр туган
  • 09 Май
  • ИлСаф - җырчы
  • Миңназыйм Сәфәров - журналист
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка, квартира яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап) Тулырак: https://matbugat.ru/ads/
  • Ищу работу в Казани дворником спожеваниям89870036142
  • Кариев театры эшкә чакыра! Безнең коллективка бухгалтер, тегүче, бүлмәләрне һәм складларны җыештыручы, территорияне тәртипкә китерүче кирәк. Яхшы эш шартлары, уңайлы график тәкъдим итәбез. Белешмәләр өчен телефон: 89625552588, 8(843)2379334.
  • МАМАДЫШ РАЙОНЫ ХАФИЗОВКА АВЫЛЫНДА ЙОРТ САТЫЛА. ЗУР БАКЧАСЫ БАР.МАМАДЫШТАН 10 КМ ЕРАКЛЫКТА. УТ,ГАЗ СУ КЕРГЭН. МУНЧАСЫ , САРАЕ БАР. АВЫЛДА АГРОФЕРМА БАР. УРТА МЭКТЭП ХЭМ СПОРТКОМЛЕКС 3 КМ ЕРАКЛЫКТАГЫ КУРШЕ АВЫЛДА. 8 905 377 32 07.
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
Архив
 
02.07.2008 Җәмгыять

РУСИЯДӘ ҺӘР ЯҢА ТУГАН БАЛАГА БЕР АБОРТ

Русия – дөньяда иң күп аборт ясалган илләрнең берсе булып кала. Мәктәпләрдә җенси тәрбия бирелми, балага узудан саклану чаралары кыйбат. Моның белән демография яхшырамы? Саннар, әлбәттә, совет чоры белән чагыштырырлык түгел – элек һәр хатын-кыз үз гомерендә якынча 7 тапкыр бала төшергән булган. Әмма белгечләр фикеренчә, Русиядә күпчелек абортлар – балага уза алу турында алдан уйламау һәм бу өлкәдә белем җитмәү аркасында ясала.

Диләрә ханым Латыйпова – башта Татарстан районнарында, аннары Казанда 26 ел тәҗрибә туплаган акушер-гинеколог. Бу вакыт эчендә ул гаилә планлаштыру һәм балалар туу өлкәсендә уңай үзгәрешләрне дә, тискәре күренешләрне дә күп күргән."10-15 ел элек без, авылларга-районнарга чыгып, 10-11нче сыйныфларга лекцияләр укыдык, контрацептив даруларны, презервативларны кызларга, малайларга, бернинди исемлек төземичә бушлай тараттык. Аборттан, бала тапканнан соң спиральләрне бушлай куйдык. Бу хөкүмәт тарафыннан чыгарылган шундый программа иде. Хәзер бөтен әйбер акчага торып калды, бер дә уңай хәл түгел", – диде табибә.

 

Хәзер исә хатын-кызларның хәле элекке заманнардагы, Совет чорындагы кебек үк начар булмаса да, дөнья акчага корылган заманда ханымнар абортны – сәламәтлек өчен зыянлы операция буларак түгел, ә планлаштырылмаган йөклелектән котылу чарасы буларак кына күрә, ди Диләрә Латыйпова.

 

АБОРТ ҺӘМ ЙӨКЛЕЛЕКТӘН САКЛАНУ ЧАРАЛАРЫ ТЫЕЛГАН ЧОРДА...

 

Русия дөньяда беренче илләрдән булып бала төшерүне канунлы итте, бу хәл 1920 елда булды. Аннан соң Сталин хатын-кызлар күбрәк бала тапсын, дип абортларны тыйды. Сталин вафатыннан соң, 1953 елда, абортлар турында канун яңадан гамәлгә керде. 60нчы елларда Советлар Берлегендә туган балалар саны елына 2 миллионнан да артмаган хәлдә, илдә 5 миллионнан артык аборт ясалганы мәгълүм.

 

Ярты гасыр вакыт үтте, хәзерге саннар ул чаклар белән чагыштырырлык түгел. 2006 елда Русиядә 1,6 миллион аборт ясалган, якынча шулкадәр үк бала туган. Демографияне үстерү өчен, махсус чаралар күргән ил өчен бу нәтиҗәсез, ди, белгечләр. Нинди генә чаралар үткәрелми. Әнә Ульян өлкәсе хакимияте "Русия көнендә ватанпәрвәрләр тудыр" чарасы да оештырган иде.

 

Русиядә хатын-кызлар абортны йөклелекнең 12нче атнасына кадәр ясата ала. Аларга бу хакта туганнарына, иренә әйтеп тору мәҗбүри түгел, канун нигезендә табиблар алардан, ни өчен баладан котыласың, дип сорый алмый.

 

Диләрә Латыйпова 26 еллык эш тәҗрибәсен искә алып: "Бер генә тапкыр да аборт ясатырга дип сорап килгән хатын-кыз белән бу хакта сөйләшми калганым булмады. Вакытым ничек кенә тыгыз булса да, мин андый кызлар һәм ханымнар белән әңгәмә корырга тырышам. Гаилә хәлләрен сорашам, әниең, егетең беләме, дип сорыйм. Күп очракта аборт ясатуга сәбәпләр җитди дә булмый. Бала төшерергә дип килгән 5 хатын-кызның берсе моннан баш тартып, аннары матур бала таба", – ди Латыйпова.

 

БАЛА ТӨШЕРҮ АВЫРТТЫРАМЫ?

 

Аборт ясау шундый җиңел булганга, хатын-кызлар бу адымга барганда нәтиҗәсе турында бер дә уйламый, ди Русиядә Гаилә планлаштыру ассоциациясе җитәкчесе Любовь Ерофеева. Русиядә мәктәпләрдә җенси тәрбия бирелми. Җенси тормышны исә яшьләр 15-16 яшьләрдә башлый. Бу яшьтә алар хатын-кызларның ничек балага узуы турында бик аз белә. "Гаилә һәм балалар тууны планлаштыру эше киң җәелә бара дип әйтә алмыйбыз. Русиядә җенси мөнәсәбәтләр турында сөйләшмәү, хәтта гаиләдә, ир белән хатын арасында да бу теманы күтәрмәү гадәте бар. Бу мәсьәләләр – ябык тема дигән гадәт гасырлардан бирле килә", – ди Ерофеева. Инде әйткәнебезчә, Советлар Берлеге таркалгач, беренче елларны йөклелекне булдырмау чаралары – дарулар, презервативлар хатын-кызларга һәм ирләргә бушлай таратыла иде. Мондый хәлләр Европаның кайбер илләрендә дә булган, аерым алганда, бу эш Британиядә яхшы оештырылган.

 

Русиядә контрацептив дару эчкән хатын-кызлар саны бик аз. Европада йөкле калмас өчен бу иң җиңел ысулны һәр икенче хатын-кыз кулланса, Русиядә бу сан әле 3-13% кына. Әмма хәлләр үзгәрә. Бүгенге көндә аборт ясату да элекке заманнардагы кебек үк куркыныч әйбер түгел. Франклин де Плессих Грэй исемле язучының "Совет хатын-кызлары ут белән уйный" атлы китабында 35 яшьлек Ольга Липовская менә ниләр язган иде: "Операция бүлмәсе ишеге янында озын чират. Чират җиткәч, кан тулы бүлмәгә керәсез. Анда ике табиб берьюлы 7-8 хатын-кызга аборт ясый, гадәттә, алар тупас һәм дорфа кылана. Бәхетегез булса, авыртуны баса торган берәр төрле дару бирәләр".

 

Ольга үзенең 14 аборт ясатканын искә төшерә, 25 тапкыр бала төшергән хатыннарны белә идем, дип яза ул.

 

АБОРТЛАР КАНУН БЕЛӘН ТЫЕЛЫРГА ТИЕШ ТҮГЕЛ

 

Табиплар илдә демографияне үстерү максаты белән абортларны тыю башланмасын дип тә борчыла. "Демографик кризис дигәндә, күпләр ялгыш аңларга мөмкин. Гаиләне планлаштыру – азрак бала тудыруга китерә, дип уйлаучылар була ала. Бу зур хата. Халыкара тәҗрибә дә шуны күрсәтә ки – гаилә планлаштыру – хатын-кызлар сәламәтлеген яхшырта, абортлар санын киметә – ахыргы чиктә көтеп алынган, сәламәт балалар тууга китерә, моны кануннарны төзүче депутатлар белеп бетермәскә мөмкин", – диде Гаилә Сәламәтлеге үзәге башлыгы Наталья Вартапетова.

 

ЧЕХИЯ АБОРТ ТУРИЗМЫ ҮЗӘГЕНӘ ӘЙЛӘНЕРГӘ МӨМКИН

 

Чехия сәламәтлек саклау министры Томаш Юлинек бу атнада илдә чит ил хатын-кызларына абортлар ясау турындагы канунга үзгәрешләр тәкъдим итте. Моңарчы бу илдә чит илдән килеп озак вакыт яшәүче яки укучы ханымнар гына бала төшерә ала иде. Яңа канун кабул ителсә, Чехиягә кыска вакытка килеп тә теләүчеләр аборт ясата алачак. Бу канунга – абортлар тыелган күрше Польша кискен каршы чыкты. Чехиянең үзендә дә бу илнең аборт туризмы үзәгенә әйләнүеннән куркалар. Европада һәм бигрәк тә Русиядә, әйтик, Кушма Штатлардагы кебек бала төшерү, беренче чиратта, гөнаһ кылу дип каралмый. Бу мәсьәләне һәр кеше үзе хәл итәргә хаклы, дип санала. Әмма Казандагы Диләрә Латыйпова кебек тәҗрибәле табиблар, хатын-кызлар бала төшерүнең рухи зыяны турында да уйласын иде, дип теләп кала.


Алсу КОРМАШ
Безнең гәҗит
№ 26 | 02.07.2008
Безнең гәҗит печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»