поиск новостей
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 29 Апрель
  • Йолдыз Нигъмәтуллина - әдәбиятчы
  • Дмитрий Бикчәнтәев - бард
  • Рөстәм Заһидуллин - дәүләт эшлеклесе
  • Алсу Фәйзуллина - актриса
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
Архив
 
24.10.2021 Дин

Нәзарәт татарлар арасында “Оста вәгазьче” бәйгесен игълан итә

Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте «Оста вәгазьче» төбәкара дини бәйгесен башлап җибәрә. Иҗади ярыш татар-мөселман яшьләрен һәм җәмгыятен рухи һәм әхлакый яктан тәрбияләргә, катнашучыларның татар телендә чыгыш ясау һәм сөйләм күнекмәләрен камилләштерергә ярдәм итәчәк, ораторлык осталыгына ия талантлы татар шәхесләрен ачыкларга мөмкинлек бирәчәк.

Бәйге Татарстанда игълан ителгән Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы кысаларында һәм Идел буе Болгар дәүләтендә исламны кабул итүгә 1100 ел тулу уңаеннан оештырыла.

Бүгеннән башлап, конкурста катнашырга теләүчеләрдән гаризалар кабул ителә. Бәйгедә үз көчләрен 18 яшьтән алып 45 яшькә кадәрге ир-атлар һәм хатын-кызлар сыный алачак. Конкурсның төп шарты буенча алар имам, хәзрәт һәм мәчет-мәдрәсәдә мөгаллим булып эшләүче булырга тиеш түгел.

Конкурс 3 этапта үткәрелә. Башта катнашучылар бирелгән темалар буенча татар телендә вәгазьләр язып, аларның текстларын электрон рәвештә marat-salakhov@yandex.ru почтасына җибәрергә тиеш булачак. Икенче этапта оештыручыларның критерийлары нигезендә иң яхшы эшләр сайлап алыначак. Өченче этапта жюри катнашында конкурсны ачык рәвештә, катнашучыларның үз вәгазьләре белән чыгышларын бәяләү көтелә. Бәйгедә вәгазь белән катнашу өчен 5 тема бирелә:

Тема 1: «Заманча технологияләр: безгә файдамы, зыянмы?»

Тема 2: «Туган тел – Аллаһтан әманәт».

Тема 3: «Әйләнә-тирә мохитне саклау – фарыз гамәл».

Тема 4: «Заман һәм мөселман гаиләсе».

Тема 5: «Куллану җәмгыятенең» («Общество потребления») көнбатыш моделенә Исламча караш».

Текстның күләме 2-3 басма битне тәшкил итәргә тиеш (Times New Roman шрифты; шрифт зурлыгы – 14, юллар арасындагы интервал – 1,5; чикләр (поля): сулдан – 3 см, уңнан – 1 см, өстән – 2 см, астан – 2 см).

Эшләр 2021 елның 10 декабренә кадәр кабул ителә. Өченче этапка узган катнашучыларны билгеләү вакыты – 2021 елның 13 декабренә кадәр. Ачык бәйге Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте резиденциясендә (Казан шәһәре, Габдулла Тукай урамы, 38-нче йорт) узачак һәм катнашучылар үзләре язган вәгазьләр белән чыгыш ясаячак. Чыгыш өчен бирелә торган вакыт – 5-7 минут. Конкурс таләпләре буенча, язма эшләрдә, ким дигәндә, сүрә исемен күрсәтеп бер Коръән аяте һәм, чыганагы күрсәтелеп, бер хәдис булырга тиеш. Конкурсантлар теманы ачуга, яңалыкка һәм идеяләрнең үзенчәлегенә (оригинальлегенә), телдән һәм язма сөйләмнең дөреслегенә, сөйләмнең темпына һәм аһәңенә (интонациясенә), аудиторияне тоемлавына карап бәяләнәчәк.

Бәяләүнең төп критерийлары – тәкъдим ителгән темага, сайланган стильгә һәм жанрга туры килү, теманы чикләнгән вакыт эчендә ача белү, сөйләмнең һәм телнең байлыгы, матурлыгы һәм дөреслеге, сөйләм темпы һәм интонациясе (сөйләм тизлеге, логик акцентлар, тонның күтәрелүе һәм түбәнәюе, пауза), аудитория белән эшләү һ.б.

Призлы урыннарны алган җиңүчеләр кыйммәтле бүләкләр һәм катнашучы дипломы белән бүләкләнәчәк.

Бәйгене оештыру мәсьәләләре буенча элемтәгә керү өчен телефоннар: +79270333142 (Айгөл ханым), +79272401302 (Марат).

 


▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»