поиск новостей
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 29 Апрель
  • Йолдыз Нигъмәтуллина - әдәбиятчы
  • Дмитрий Бикчәнтәев - бард
  • Рөстәм Заһидуллин - дәүләт эшлеклесе
  • Алсу Фәйзуллина - актриса
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
Архив
 
22.10.2021 Дин

Нәзарәттә “Казан басма” компьютер шрифты нигезендә Коръән басмага әзерләнә

ТР мөселманнары Диния нәзарәтенә “Казан басма” исемле махсус эшләнгән дизайнлы компьютер шрифты нигезендә җыелган Коръән басмасының электрон нөсхәсе тапшырылды. Проектның цифрлаштырылган мәгълүматларын Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Мәрмәрә университетының “Илаһият” факультеты деканы, доктор, шрифтны төзүче Мөхәммәд Абайдан кабул итте.

Әлеге истәлекле вакыйга уңаеннан "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгында матбугат очрашуы узды. Журналистларның сорауларына Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин, Мәрмәрә университетының “Илаһият” факультеты деканы, доктор, шрифтны төзүче Мөхәммәд Абай һәм Татарстан Республикасы мөфтие урынбасары, нәзарәтнең “Хозур” нәшрият йорты җитәкчесе Ришат Хәмидуллин җавап бирделәр.

«Казан басма» исемле дизайнлы компьютер шрифты дөньякүләм танылган иске типографик оттискысы нигезендә ясалды. Аны файдаланып Коръәннең яңа «Казан басмасын» чыгару — мөфтиятнең Идел буе Болгар дәүләтендә ислам кабул ителүнең 1100 еллыгына әзерлек кысаларында иң зур һәм мөһим башлангычларының берсе.

– Бу эш моннан бик күп еллар элек үк башланырга тиеш иде, – диде Камил хәзрәт. – Билгеле булганча, “Казан басмасы” – мөселманнар тарафыннан типография ысулы белән бастырылган беренче Коръән ул. Мөселманнар арасында хәтта шундый гыйбарә бар: “Коръән Хиҗазда иңгән, Истанбулда язылган, Каһирәдә укылган, Казанда бастырылган!” “Казан басмасы”ның типографик шрифтын ислам дөньясы бик яратып кабул итә, шуңа күрә ул бөтен Җир шары буйлап тарала башлый. Әмма хаталар булу сәбәпле, Муса Бигиев һәм башка зур галимнәр басманы камилләштерергә хыяллана, 1909 елда Казанда бу уңайдан фикер алышу өчен 300-гә якын дин галиме җыела. Алар арасында Муса Бигиев, Әхмәтһади Максуди, Шәйхелислам Хәмиди кебек зур галимнәр була. Бу хакта иске имляда язылган "Тасхих ресми хат" китабыннан укып була. Галимнәр беренче җыелуда гына мәсьәләне хәл итеп бетерә алмый һәм азрак состав белән тагын бер атнадан җыела. Сөйләшүнең нәтиҗәсе буларак, бер комиссия оеша – “Казан басмасы”нда төзәтергә кирәк булган 57 урын табыла. Төрле сәбәпләр аркасында (беренче чиратта, инкыйлаб чыгу сәбәпле), эш тәмамланмыйча кала.

Татар халкына аны башкарып чыгу нәкъ «1100 еллык» алдыннан насыйп була — бүгенге көндә яңа басылып чыгачак басманың текстларын Татарстан мөфтияте белгечләре тикшереп чыкты. Ул дөньякүләм кабул ителгән “Әр-рәсем Әл-Госмани” стандартларына туры киләчәк. «Казан басма» дизайнлы компьютер шрифты үзе исә ислам халыклары бик яратып өлгергән иске типографик оттискысы нигезендә ясалган. Эшләр — шрифтны компьютерларштыру һәм Коръән текстларын яңадан әлеге шрифт белән җыю — бер ел дәвамында алып барылды.

Моңарчы Нәзарәтнең «Хозур» нәшрият йорты Коръән китапларын, 1803 елда чыккан Казан басмаларының аерым сүзләрен, фразаларын һәм аятьләрен компьютерда сканерлап, шрифтка сала торган була. Хәзер исә заманча компьютер шрифты ярдәмендә Коръән басмаларын төрле форматларда һәм югары сыйфатта чыгарырга мөмкин булачак. Матбугат очрашуында журналистларга иске һәм яңа «Казан басмалары» чагыштырып китерелде һәм заманча шрифтның өстенлекләре күрсәтелде. Шрифт Коръән мөсхәфләрен бастыруга яңа зур мөмкинлекләр ачачак, Коръән һәм китаплар бастыруның татар традицияләрен яңартуга һәм үстерүгә ярдәм итәчәк. Коръәннең «Казан басмасын» аның уникаль шрифты дөньякүләм танытты, шуңа күрә нәзарәт тарафыннан белгечләр алдында нәкъ шушы шрифтны торгызу мәсьәләсе куелды. Инкыйлабка кадәр дөнья күргән Коръәннең “Казан басмасы” башка басмалардан вертикаль хәрәкәләр кулланылу, тәнвиннәрнең аерылып торуы, саннарның язылышы һ.б. белән үзенчәлекле.

Коръәннең «Казан басмасы» үз вакытында Урта Азия, Төньяк Кавказда аеруча киң таралыш алуын дәлилләп, журналистларга мисал итеп Чечня Республикасы башлыгы Рамзан Кадыйровның Казан басмасын яратып укуы видеода күрсәтелде. Ә шрифтны төзүче Мөхәммәд Абай исә заманында Төркиягә «Казан басмасыннан» башка бернинди мөсхәфләр кертелмәве хакында, татарларның дөньякүләм мөселман мәдәниятендә тоткан олы урыны хакында сөйләде.

- Казанда беренче Коръән басмасы 1803 елда чыкса, Истанбулда ул 1872-73 елда гына чыга! - дип билгеләп үзды Мөхәммәд бәй. - Ягъни татарлардан соң 70 ел узгач кына! Истанбул мөселманнары өчен Казан басмасы шуның белән дә әһәмиятле: архивларда күренгәнчә, Госманлы империясенә башка илләрдә бастырылган Коръән китаплары кертелмәгән, бары тик Казан басмаларына гына таратылу өчен рөхсәт булган. Шуңа күрә бүген дә безнең галимнәр арасында еш кына Коръәннең Казан басмасын очратырга мөмкин. Шушы олы мираска яңа сулыш өрү - минем өчен зур дәрәҗә.

Бүгенге көндә дә Коръәннең яңа Казан басмасы дөнья күләмендә таралыш алыр дигән өмет бар, чөнки ул кабул ителгән халыкара стандартларга туры киләчәк, ягъни Китап 604 биттән, ә һәр бит 15 юлдан торачак. Моны башкару өчен Нәзарәтнең тәҗрибәсе бар: моңарчы 2017 елда «Хозур»да бастырылган Коръән китабы Россиядә беренче тапкыр халыкара стандартларга туры килә дигән Шәһадәтнамәгә лаек булган иде инде. Шәһадәтнамә бирелгәч, Нәзарәттә әзерләнгән Коръән китабы мөселман дөньясында зур кызыксыну уята: ул Төркиядә, Үзбәкстанда һәм Белоруссиядә бастырылды. Барлыгы «Хозур»да Коръән биш тапкыр 30 меңнән артык гомуми тираж белән чыкты.

Нәзарәттә Коръәнне өйрәнү өлкәсендәге эшчәнлек турында белешмә

2016 елдан бирле Татарстан мөфтияте тарафыннан Коръән басмасы 30 меңнән артык гомуми тираж белән 5 тапкыр дөньяга чыгарылды
2017 елда Коръән басмасы Сүриянең Вакфлар министрлыгы тикшерүен уңышлы узды һәм Россиядә беренче булып Халыкара стандартларга туры килү турында Таныклык алды
2018 елда ТР МДНең Коръән басмасы Төркиядә Кыйраат һәм Мүсхәфләр экспертизасы буенча идарәнең уңай бәяләмәсен алды
2017 елда Россиядә беренче булып Коръәннең тулы аудиоверсиясе чыкты. Аны Татарстан Мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин укыды
2019 елда Изге Коръән (DIHQA) Дубай халыкара премиясенең Коръән әзерләү буенча комиссиясе ТР мөселманнары Диния нәзарәтен Коръән бастыруга әзерләү эше өчен эксперт буларак җәлеп итә. Комиссия эшендә Коръәннең “Казан басмасы”ның 1803, 1914 һәм 2016 елларда дөнья күргән басмалары файдаланыла.
2019 елда ТР мөселманнары Диния нәзарәте тарафыннан “Коръән” түләүсез мобиль кушымтасы эшләнде
2019 елда Үзбәкстан мөселманнары Диния нәзарәте ТР мөселманнары Диния нәзарәте тарафыннан әзерләнгән 10 мең Коръәнне бастырып чыгара.
2019 елда ТР мөселманнары Диния нәзарәте татар һәм рус телләрендә Коръәннең мәгънәви тәрҗемәләрен - “Калям Шариф. Перевод смыслов” и “Кәлам Шәриф. Мәгънәви тәрҗемә” басмаларын әзерли
2020 елда ТР мөселманнары Диния нәзарәте тарафыннан “Коръән. Тафсир” һәм Коръән. Тәфсир” түләүсез мобиль кушымталары эшләнде
2020 елда ТР мөселманнары Диния нәзарәте тарафыннан әзерләнгән Коръәнне Төркиядә һәм Белоруссиядә чыгаралар
2020 елда ТР мөселманнары Диния нәзарәтендә Коръәннең 10 кыйраәте буенча белгечләр әзерләнә башланды
Шул рәвешле, ТР мөселманнары Диния нәзарәте Коръән бастыруның татар традицияләрен кайтарды, Россиядә Коръәнне дөрес аңлау өчен заманча нигез булдырды һәм халыкара мәйданда Коръән бастыру буенча эксперт буларак танылды.

* 2014 елдан алып “Кол Шәриф” мәчетендә Коръән хәтем кылына башланды һәм шуннан бирле бер генә мизгелгә да өзелмәде. 2015 елда әлеге эстафетаны Болгардагы “Ак мәчет” кабул итеп алды.


▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»