|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
20.10.2021 Җәмгыять
Россиядә Путин карары белән эшләми торган яллар кертеләРоссия Президенты Владимир Путин вице-премьер Татьяна Голикованың хезмәт хакын саклап калып, 30 октябрьдән 7 ноябрьгә кадәр эшләми торган ял көннәре режимын кертү тәкъдимен хуплады. "Матбугат.ру"га билгеле булганча, төбәк башлыклары 30 октябрьне көтеп тормыйча, аларны алданрак билгеләргә хокуклы, ә кирәк булган очракта, бу ялларны 7 ноябрьдән соң да озайтырга мөмкин булачак. Путин билгеләп үткәнчә, коронавирус белән хәл катлаулы, таралу темплары шактый арткан. Президент сүзләренә караганда, россиялеләрнең бу чордан соң ике генә юлы бар — чирләү яки прививка ясау.
"Әмма прививка ясау яхшырак, — дип билгеләп үтте Путин. - Бездә ышанычлы һәм нәтиҗәле вакцина».
Бө көннәр дәвамында үезмәт хакы сакланачагы ассызыклана. Шулай ук Голикова прививка ясаган кешеләргә ике көн ял бирергә тәкъдим итте. Риск төркеменә караган вакцинацияләнмәгән гражданнарны "самоизоляциягә" җибәрергә киңәш ителә. Т
"Эпидемиянең таралу темплары шактый үсте. Кызганычка каршы, вакцинация дәрәҗәсе югары түгел. Күрәсең, оператив чаралар күрү зарур", — дип белдерде Путин.
Фото: ТАСС
--- |
Иң күп укылган
|