поиск новостей
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 23 Апрель
  • Руслан Сафин - актер
  • Шәфәгать Тәхәветдинов - дәүләт эшлеклесе
  • Рәис Гыймадиев - җырлар авторы
  • Эльнар Сабирҗанов - җырчы
  • Зилә Мөбарәкшина - журналист
  • Равил Әхмәтшин - дәүләт эшлеклесе
  • Илдус Ахунҗанов (1930-1990) - әдәбият тәнкыйтьче
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
20.10.2021 Язмыш

Кайвакыт әниләр дә ялгыша икән

Мин кечкенәдән әни сүзеннән чыкмадым. Шулай тиеш дип уйладым. Мәктәптә дә, әни ата-аналар җыелышында минем белән горурланып утырсын дип, яхшы билгеләргә генә укыдым. Ул теләгән һөнәрне сайладым. Авылдагы егетләрнең кайсы гына озатса да, әнигә аларның берсе дә ошамый иде. Шуңа күрә мин аларны бүтән якын китермәдем.

Укуны тәмамлагач, эшкә яңа гына ачылган больницага җибәрделәр. Тулай торактан урын бирделәр. Больница тулай торагы каршында бүтән оешманың да тулай торагы бар. Анда күбрәк ир-егетләр яши, безнекендә – күбесенчә хатын-кызлар. Белүемчә, теге тулай торактан безне күзәтәләр, ошатсалар, сүз каталар. Мин дә бер егеткә ошаганмын икән, урамга чыгуым була, эштә булмаса, хәзер килеп җитә, мине тәрәзәдән карап тора диярсең. Аннан берәр кая чакыра, яки, сөйләшеп, урамда йөрибез.
 
Сукыр эчәгем ялкынсынып больницага эләккәч тә, Рөстәм янымнан китмәде. Аннан кияүгә чыгуымны сорап, алтын чылбыр бүләк итте. Ләкин мин бит әни сүзеннән чыкмыйм. Ул ни әйтер? Авылга кайтып киттек. Әни каршы килмәде. Рөстәм акчаны бик яхшы ала, фатир алу мөмкинлеге бар икән. Дөрес, мишәрләрне усал халык диләр. Әмма Рөстәм бер дә андыйга охшамаган. Биш кыз арасында бердәнбер малай булып үскәнгәдер бәлки.
 
Иремнең әтисе белән әнисе дә мине бик яраттылар. Туйда да кыйммәтле алтын йөзек, алка, муенса бүләк иттеләр.
 
Башта тулай торакта яшәдек. Аннан ике бүлмәле фатирлы булдык. Бер-бер артлы кызыбыз, улыбыз туды. Илдә үзгәрешләр башлангач, Рөстәм эшсез калды. Минем бишенче ел декрет ялында утырган вакытым. Кызыбызга нибары ике яшь. Берзаман акчаны ипигә-сөткә дә көчкә җиткерә башладык. Авылга кайтып, ит-бәрәңге алып киләбез. Вак-төяккә акчаны әни бирә. Бер ел шулай яшәдек. Эшкә чыгар вакытым җитеп, балалар икесе дә бакчага йөри башлагач, әни: “Җитте, аерыл! Иреңнең гомергә эшкә урнашасы юк”, – диде. “Сүземне тыңламыйсың икән, авыл юлын да, мине дә оныт!” – дип тә өстәде.
 
Казанга кайткач, Рөстәмгә ипләп кенә әнинең сүзләрен җиткердем. Ул акырмады-бакырмады, өстәлгә китереп тә сукмады, курткасын элде дә, өйдән чыгып китте. Берничә сәгатьтән кызмача хәлдә кайтып керде. Алты ел яшәп, аракы белән мавыкканы булмады. Сыраның исен дә яратмый иде, ә монда...
 
Шулай башланды. Көн саен ук булмаса да, Рөстәм бик еш сәрхуш кыяфәтендә йөри башлады. Беркөнне эшкә киткәндә өй ачкычын алмаганмын. Кич белән кибеткә кереп, ике баланы бакчадан алып, арып-талып кайтып керсәм, ишекне ачучы юк. Әллә никадәр звонок биреп тордым. Мин бит көне буе эштә, берәр хәл булгандыр дип уйладым. Аптырагач, күршедәге ир белән ишекне ватып кердек. Рөстәм йөзтүбән яткан, ярымчишенгән, йоклый. Күрше ире: “Лыгыр исерек ул”, – диде.
 
Икенче көнне аерылырга гариза яздым, үз хисабыма ял алдым да, ике баланы алып, авылга кайтып киттем.
 
Әни безне күргәч, бик шатланды. Минем бернәрсәдә гамем юк иде, бөгәрләндем дә яттым. Шул килеш бик озак йоклаганмын, иртә белән генә уяндым.
 
Әни төнлә Рөстәмнең кайтуын әйтте. Ишеккә бик каты каккан тавышка чыксалар, кияүләрен күреп, имәнеп киткәннәр. Рөстәмнең дустының машинасын алып торып, безне алырга кайтуы булган икән. Әни аны өйгә кертмәгән. Минем аерылырга гариза бирүемне әйткән һәм: “Бер киселгән ипи кире ябышмый, шуны бел”, – дигән. Төнге сәгатьләр булса да, ирем каяндыр аракы юнәткән, шуны эчеп юлга чыгып киткән. Билгеле инде, авариягә очраган. Ул вакытта әле кесә телефоннары юк. Врачлар кемгә хәбәр итәргә белмәгәннәр. Мин авылда ике атна яшәдем. Килгәч, күрше Рөстәмнең ике атна күренмәвен әйтте. Ачыклый торгач, иремнең больницада ятканын белдек. Ул бик авыр хәлдә, умыртка баганасы зарарланган иде. Әни: “Өеңә алып кайтасы булма”, – дип тәкърарлап торса да, беренче тапкыр аның сүзен тыңламадым. Балаларымның әтисен фатирыбызга алып кайттым.
 
Теге вакытта әни киявен өйгә чакырып, йоклатып чыгарган булса, бу куркыныч хәлләр булмый калыр иде. Рөстәм өйдән чыга алмыйча 15 ел яшәде. Терелеп, чын кеше кебек яши алмады. Әни белән иремнең үлемнәре бик якын булды: ирем гүр иясе булып бер ай үтүгә әни дә ахирәткә күчте.
 
Зәлия. Казан.

---
Татарстан яшьләре
№ --- | 20.10.2021
Татарстан яшьләре печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»