|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
20.10.2021 Фаҗига
Гомере дәрестә өзелгәнВьетнамда онлайн-дәрес вакытында зарядка җыярга куелган телефоны шартлау сәбәпле 5 сыйныф укучысы үлгән. 14 октябрь көнне укучы онлайн-дәрестә булган, аңа ул телефон аша кушылган. Смартфон зарядкада булган. Ниндидер бер мизгелдә гаджет кинәт шартлаган һәм малайның киеменә ут капкан. Бу вакытта малай өйдә ялгызы булган дип фаразлана, чөнки аңа ярдәмгә күршеләре ашыккан. Алар малайны машинага утыртып дәваханәгә юллана. Әмма хастаханәгә барып җиткәнче укучы малай һәлак булган.
Шартлаган телефон моделе хакында мәгълүмат юк. Мәрхүм малайның әти-әнисе, улларының үлеме эшен тикшерүне туктатуны үтенеп, полициягә мөрәҗәгать иткән.
Фото: пиксабай
Әлфия ШАКИРҖАНОВА |
Иң күп укылган
|