|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
20.10.2021 Шоу-бизнес
Гөлназ Асаева йөклелеген яшереп йөрүе турында: "Нәрсә булды - шул булды инде"Кичә Гөлназ Асаева белән кечкенә кызлары Динәне балалар тудыру йортыннан чыгардылар. Җырчыны ире Вилли, әти-әнисе, якыннары һәм туганнары каршы алды. Аңарчы исә Гөлназ үзенең хис-кичерешләре белән болай дип уртаклашты: "Ахыргача үз йөклелегемне яшереп килдем.
Кемдер чамалады инде, кемдер белә иде, тик бу хакта һәр почмакта кычкырып йөрисем килмәде. Хәзер дә, кызыбыз турында язганнарны укыганда әллә ничек уңайсыз. Котлауларыгыз өчен бик зур рәхмәт! Дөресен әйткәндә, бала табуым ниндидер зур бер вакыйгага, "шумиха”га әйләнүен теләмәгән идем. Нәрсә булды - шул булды инде.
Без бик бәхетле, безне сайлаганы өчен рәхмәт, кызым! Әлбәттә, без әле тәҗрибәле әти-әни түгел. Кем әйтмешли, бергә үсәрбез. Язылучыларым арасында әни кешеләр бик күп. Мин сезгә еш кына ярдәм сорап мөрәҗәгать итәрмен әле. Үтенечемне кире какмассыз дип уйлыйм", — ди Гөлназ. Фото: https://www.instagram.com/asaeva_official/
--- |
Иң күп укылган
|