|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
20.10.2021 Җәмгыять
Ренат Харис үзенең премиясен 175нче гимназия вахтеры Тәскирә Әхмәдуллинага тапшырды (ФОТО)Казанның 175 нче гимназиясендә үзенчәлекле чара узды. Мәгълүм булганча, быел 17 майда Рәшит Ваһапов исемендәге милли-иҗтимагый премиягә олугъ шәхесебез, халык шагыйре Ренат Харис лаек булган иде. Премиянең акчалата өлешен (100 мең сум) ул 175 нче гимназия вахтеры Тәскирә ханым Әхмәдуллинага бирергә карар кылды. 11 май көнне бөтенебезне дә тетрәндергән фаҗигале вакыйгаларда Тәскирә ханым каһарманлык күрсәтте. Коралланган бандит гимназиягә бәреп кергәндә иң беренче булып аны нәкъ менә Тәскирә ханым туктата. Үзенә бик зур куркыныч янауга карамастан, полицияне чакыру төймәсенә басып өлгерә, укытучыларга, укучыларга афәт турында хәбәр итә. Шулай итеп бик күп гомерләрне саклап кала ул. Әлеге җылы һәм матур очрашуда Ренат Харисның шигырьләре һәм Ваһапов фестивале лауреатлары Рәнис Габбазов белән Ильяс Шәриповларның чыгышлары нур өстенә нур булды. Шулай да һәркемнең йөзендә – моңсулык, сагыш әлегә. Яралар бик тирән шул...
--- |
Иң күп укылган
|