|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
19.10.2021 Мәдәният
Бакуда Татар киносы көннәре узачак22-24 октябрьдә Бакуда Татар киносы көннәре узачак. Бакудагы Россия мәгълүмати-мәдәният үзәге «Татаркино» белән берлектә Казан халыкара мөселман киносы фильмнарын күрсәтүне оештырачак. Фестиваль программасына авторның нинди дин тотуына да карамастан яхшылык, тынычлык һәм гаделлеккә чакыра торган Россия һәм дөнья кинематографының иң яхшы фильмнары сайлап алына. Фильмнар күрсәтер алдыннан «Татаркино» иҗат төркеме белән очрашу узачак. Фильмнарның расписаниесе: «Мулла» – 22 октябрь, 19:00, Кино йорты; «Әпипә» – 23 октябрь, 19:00, YARAT Заманча сәнгать үзәге; «Хәлимә» – 24 октябрь, 12:00, Бакудагы Рус йорты. Керү ирекле.
--- |
Иң күп укылган
|