|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
19.10.2021 Җәмгыять
Россиялеләр COVID-19 аркасында 23 октябрьдән эштән туктарга мөмкиннәрВице-премьер Татьяна Голикова 30 октябрьдән 7 ноябрьгә кадәр эшләми торган ял көннәре кертергә тәкъдим итә. Шул ук вакытта кайбер төбәкләр өчен "озын яллар" 23 октябрьдән үк башланырга мөмкин. Бу инициатива белән ул Россия Президенты Владимир Путинга мөрәҗәгать итәргә ниятли. "Матбугат.ру"га билгеле булганча, шулай ук эш бирүчеләргә 60 яшьтән өлкәнрәк булган хезмәткәрләрне дә "удаленкага" күчерергә тәкъдим ителә.
Хөкүмәт рәисе Михаил Мишустин Голикованың фикрен хуплап, барлык инициативаларны гомумиләштерергә һәм иртәгә узачак Президент киңәшмәсендә алар турында хәбәр итәргә кушты.
Фото: пиксабай
--- |
Иң күп укылган
|