|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
19.10.2021 Җәмгыять
“3 айлык балама яңа гаилә эзлим...”Санкт-Петербургта яшәүче яшь ана социаль челтәрләргә үзенең 3 айлык баласына яңа гаилә эзләве турында игълан биргән. Игъланда аңлатуынча, Уфада 9 июльдә туган, “яраткан һәм көтеп алынган” малайның әти-әнисе бар. Ләкин ул сабыйны икенче гаиләгә бирергә мәҗбүр, чөнки хатынның сәламәтлеге белән проблемалары бар. Ана сүзләре буенча, бала тулысынча медицина тикшерүе үткән, “аның проблемалары бар, әмма әллә ни җитди түгел”.
Игъланда хатын йөклелек чорында “энергетикасы буенча көчле” бала “Лилл Перл һәм Кундалини Рейки настройкалары кабул иткән” (Америка бодибилдеры һәм альтернатив рухи практика), а аның нәселендә “җитәкчеләр һәм начальниклар күп”.
Хатын шуны да өстәгән: баланың биологик ата-анасы зыялы хезмәт белән шөгыльләнә: әтисе – техник акыл төзелешле эшкуар, ә ул үзе – поэтесса һәм математика укыту методикасы авторы.
Соңрак бу хатын үзенең кылыгын аңлаткан. Үзен поэтесса һәм математика укыту методикасы авторы дип атаган хатын гаилә эзләү белән тәү тапкыр гына шөгыльләнмәвен сөйләгән. 1,5 ел элек опека органнары аның кызын тартып алганнар. Шунда ул социаль челтәрләр өчен кызына приемный гаилә тапкан.
Хәзер ситуация кабатланган, хатын психик авыруы аркасында улын тәрбияли алмый. Малай әле приютта, ди. Игълан биргән хатынны ана хокукларыннан мәхрүм итү мәсьәләсе хәл ителә.
Фото:pixabay.com
Чыганак: Lenta.ru
Әлфия ШАКИРҖАНОВА |
Иң күп укылган
|