|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
19.10.2021 Җәмгыять
«ШАЯН ТВ» каналы сынатмады18 октябрь көнне Мәскәүдә «ТЭФИ-KIDS 2021» телевизион милли премиясе җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы узды. «ШАЯН ТВ» каналы башкарма директоры – баш мөхәррире Рамилә Әхмәтзакир кызы Сәхабетдинова дә әлеге бәйрәмдә булып кайтты! Барлыгы «ТЭФИ-KIDS 2021» премиясе финалына 30 кандидат сайланып алынды. Әлеге мактаулы исемлеккә «Канал дизайны» номинациясендә беренче татар балалар телеканалы да керде. Җиңүчеләрне исә мактаулы жюри билгеләде, алар арасында продюсер Виктор Дробыш, дирижер Юрий Башмет, алып баручылар Юлия Барановская, Оксана Федорова һәм башкалар.
--- |
Иң күп укылган
|