поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 25 Апрель
  • Асия Галиева - актриса
  • Халисә Мөдәррисова - шагыйрә
  • Сергей Скоморохов - мәдәният хезмәткәре
  • Тимур Акулов - дәүләт эшлеклесе
  • Лия Заһидуллина - журналист
  • Хәйдәр Хәлиуллин - эшмәкәр
  • Чулпан Зариф - язучы
  • Рөстәм Мөхәмов - көрәшче
  • Илгиз Шәкүров - журналист
  • Рөстәм Бакиров - табиб
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
19.10.2021 Сәясәт

"Ул китмәде. Фәндәс һәрчак безнең белән"

Сәясәтче, җәмәгать эшлеклесе Фәндәс Сафиуллин ике атна элек коронавирус белән хастаханәгә эләккән иде. 10 октябрьдә кайгылы хәбәр килеп иреште: Фәндәс абый вафат.

“Без аның белән соңгы тапкыр 24 сентябрьдә Милләт җыенында очраштык, озак сөйләшеп тордык. Икенче көнне шалтыраттым, кәефе юк иде. Өченче көнне шалтыратканда температурасы күтәрелгән иде, сүлпән генә сөйләште. Ул бит хәрби кеше, эчтәгесен салып бирергә ашыкмый, авыруга бирешә торган кеше дә түгел, көрәшче. Аннары хәле тагын да начарланды, тавышында да нык сизелде. Ул коронавирус белән хастаханәгә барып эләкте. Ара-тирә телефоннан хәбәрләшеп тордык, әмма аннары аны реанимациягә күчерделәр. Безнең элемтә югалды”, — дип сөйләгән “Азатлык” сайтына шагыйрь Разил Вәлиев.

Фәндәс абый Азнакай районы Мәлбагыш авылында туган, Актүбәдә үскән, Бөгелмә мәктәбен тәмамлаган. Ике сеңлесе балачакта ук вафат була, әтисен сугышка алалар. Мәктәптән соң егет Саратовтагы танк училищесын тәмамлый, 15 ел Белоруссиядә хезмәт итә. Югары уку йортында философ белгечлеген үзләштерә. Хатыны Рәзинә апа белән алар сыйныфташлар. 50 елдан артык тигез гомер кичерделәр, ике улларын тәрбияләп үстерделәр.

Җәй көне Казан янындагы бакчаларында яшәделәр. Фәндәс абый табигать кочагында булырга бик яратты. Өй кыегына элеп куйган чабаталарга оялаган кошлар турында да тәмләп сөйләгән иде. 60 елга якын фотога төшерү белән мавыкты. Бакчасында Америкадан кайтарткан телескобы да бар иде әле, астрономия белән кызыксынды. “Иң яраткан “спорт төрем” утын яру, кар көрәү”, — дип гаҗәпләндергәне истә. Пенсиягә чыккач, аккордеонда, электрон пианинода уйнарга өйрәнгән иде.
 
Фәндәс абыйга 17 августта 85 яшь тулды. “Тормыш аклы-каралы бит ул. Карасын гына күреп яшәсәң, ак бәхетле көннәреңне искәрми калуың да бар. Гел матурын гына күрсәң, сине хыялый, диләр, бу дөнья кешесе булмыйсың. Бернәрсәгә борчылмыйча, битараф булып яшәсәм, мин бәхетсез булыр идем. Авырлыклар, хата, ялгышлар кичерергә туры килсә дә, тормышым үкенечле булмады”, — дигән иде Фәндәс абый.
Мәрхүмне соңгы юлга озату мәрасимендә ТР Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Фәндәс аганы үзен татар теленә өйрәткән укытучысы дип атады. “Милләтебезнең югалту көне. Аның республиканың тарихый адымнарына катнашы зур булды. Республика яңа тарихы белән шундый кешеләргә бурычлы”, — диде Фәрит Мөхәммәтшин.
 
Фәүзия БӘЙРӘМОВА, язучы (Фейсбуктагы битеннән):
— Зур бер чорны ябып, милләтеңнең көчле дә, мескен дә чагын күреп, аның белән бергә мең үлеп, мең терелеп, соңгы көнеңә чаклы татарның азатлыгы өчен көрәшеп, бу азатлыкны күрә алмыйча, син дә китеп бардың, Фәндәс! Милләтнең тирән акыл иясе, кыю көрәшчесе, затлы зыялысы идең… Без биш ел буе синең белән депутат булып, беренче рәттә янәшә утырдык. Милләт өчен иң мөһим, тарихый документларны бергә кабул иттек — Татарстанның дәүләт суверенитеты турында Декларация, референдум карары, яңа Конституция, бәйсезлекнең нигезе булган дистәләгән канун… Без мәйданнарда да синең белән янәшә булдык — 30 августта, Хәтер көннәрендә, телебезне яклаган митинг-пикетларда, корылтайларда, милли җыеннарда… Бәхил бул, Фәндәс! Безгә рәнҗеп китмә. Тарихта ФӘНДӘС САФИУЛЛИН дигән намуслы исемең калды. Милләтебезгә, кешеләргә эшләгән яхшылыкларың өчен, Аллаһы Тәгалә үзеңне дә яхшы каршы алсын иде! Догаларыбыз сиңа барып ирешсен иде! Әмин.
 
Индус ТАҺИРОВ, академик:
— Фәндәс белән без бер йортта яшәдек. Күрешкәндә гел сәлам бирешә, сөйләшә идек. Авырганын белгәч, аның өчен догалар кылдым. Туры сүзле, демократик фикерле, татар милләтенең кадерле кешесе иде. Фәндәс суверенитетны яулаганда алгы сафта булды. Аның кебекләр бармак белән генә санарлык бит. Фәндәс горурланырлык кешебез иде. Ул китмәде. Фәндәс һәрчак безнең белән. Татар милләте күпме яшәячәк, Фәндәс тә безнең белән шуның кадәр булачак. Ә татар ул — мәңгелек, беркайчан югалмый.

Эльвира МОЗАФФАРОВА
Ирек мәйданы
№ --- | 19.10.2021
Ирек мәйданы печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»