|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
15.10.2021 Язмыш
Минем генә парым юкКирәкле язуларны караштырып утырганда, 2007 елда мәрхүм иремә атап язган хатыма юлыктым. Эчтә кайнаган авыр уйларга, сары сагышка түзә алмаганда, шулай утырып язсаң, җиңел булып китә бит. “Бүген Яңа ел киче. Өйдә берүзем. Ел да Яңа елны синең белән икәү каршылый идек. 6 гыйнварда сине югалтуыма бер ел була. Бүлмә тутырып, Бәширә Насыйрова башкаруында “Парлы мендәрләр” җыры яңгырый. Мин аны инде ничәнче тапкыр тыңлыйм икән... Хәтереңдәме, 2005 елның 21нче сентябрендә, 50 яшем тулган көнне, телевизордан минем өчен шушы җыр яңгырады. Мин шунда: “Әгәр беребез алдан китсә, икенчебез шушы җырны тыңлап сагыныр”, — дигән идем. Нәрсә әйтсәм шул юш киләсен дә беләм, югыйсә, нигә алай әйттем икән? 2006 елның 6 гыйнваренда сине югалттым. Врачлар: “Ике-өч айдан артык тора алмас, анда да дарулар белән яшәсә генә”, — дигәннән соң да биш елга якын яшәргә үзеңдә көч таптың. Сиңа ярдәм итә алмавыма гаҗиз булып рухым төшкәндә дә син мине юаттың. Хәтереңдәме, онкология диспансерында операциягә керергә чиратта утырасың, үтеп барган бер шәфкать туташын күреп: “Менә шуны кочсаң иде!” — дип мине көлдердең дә, операциягә кереп киттең. Күкрәгеңдә шеш үсте, бик сызландың. Тагын больница, тагын операция өстәле... Палата ишеген носилка сыярлык итеп ачтым да, сине каршыларга киттем. Үз аягыңда елмаеп килеп чыктың да: “Нишләп торасың, әйдә, палатага кайтабыз”, — дидең. Бу кадәр көч сиңа кайдан килде икән?.. Син бит шундый шигъри җанлы кеше идең! Дим буеның гүзәл табигате барлык матурлыгын синең күңелеңә салган. Тракторист булганчы шагыйрь буласың калган, синең белән үткән һәр көн үзе бер поэма иде. Шуңа күрәдерме, мәхәббәт җимешләребез — балаларыбыз берсеннән-берсе акыллы, чибәр.
Хәтереңдәме, син бит ачулана да белми идең. Ачуланып, ишекне каты итеп ябып чыгып китәсең дә, өч минуттан: “Аш пештеме, әйдәгез, утырып ашыйбыз”, — дип, килеп керәсең. Ә бит тормышыбыз бик тә катлаулы иде. Яшь аермабыз зур, икебезнең дә беренче никахлардан икешәр бала. Мин бусагаңнан атлап кергәндә әниең дип уйлаган кеше үлгән хатыныңның үги әбисе булып, ул безнең белән ун ел яшәде. Эштән кайтканда, ишектән керүгә: “Әбиегезне ашаттыгызмы?” — дип сорый идең. Аны җирләгәннән соң да, юклыгына ышана алмыйча, бер атна дәвамында шулай сорадың... Бик киң күңелле, мәрхәмәтле идең шул син. Олы улымны соңгы юлга озатканда да таянычым син булдың.
Кире кайтып, балаларыңны күрсәң икән! Сине озатканда биргән вәгъдәләренә тугрылыклы булып, гел тату яшиләр. Сине озатканда, аларны яныңа тезеп бастырдым, гәүдәң өстенә кулларын куйдырдым да: “Әтиегез исән чакта ничек тату булгансыз, мин мәңгегә күзем йомганчы шулай тату булыгыз”, — дидем. Шөкер, сүзләрендә торалар.
Бәширә җырлый да җырлый: “Мендәрләрем парлы ла ул, минем генә парым юк...” Балалар мине аңлый, көне буе шул җырны тыңласам да, ачуланмыйлар. Өйдән чыгып киткәндә: “Әни, җырыңны куйыйкмы?” — дип сорыйлар. Һәр юраган юш килә бит. Кайвакыт бу хәлдән үзем дә куркам. Нигә генә шул сүзләрне әйттем, 22 көндәй узган 22 ел тормышыбызны үзем өздемме?..”
Бүгенге көндә уналты онык, сигез оныкчык белән ипләп кенә яшәп ятабыз. Әлеге хатым юктан да тавышланып, үпкәләшеп яшәгән парларга гыйбрәт булсын иде. Гомер тиз үтә, бер-берегезнең кадерен белегез.
Азнакайдан Тәнзилә апагыз
--- |
Иң күп укылган
|