|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
14.10.2021 Мәдәният
Камал театрының яңа бинасы концепциясен эшләячәк 8 финалист билгеләнде (ФОТО)Казанда Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театрының архитектура концепциясен эшләү буенча ачык халыкара бәйгенең жюри утырышы узды. Шәһәр мэры Илсур Метшин рәислегендәге Жюри дөньяның 14 иленнән 26 консорциумнан һәм 13 шәхси конкурсанттан килгән гаризаларны карады. Экспертлар катнашучыларны берничә критерий буенча бәяләде: портфолиода тәкъдим ителгән проектларның релевантлыгы һәм тормышка ашырылу дәрәҗәсе, эссеның эчтәлеге һәм булачак театрның идеясе. «Республика Президенты Рөстәм Миңнеханов әлеге проектны гамәлгә ашыруга максималь җаваплы якын килү бурычы куйды. Төп архитектура концепциясе Казанның тарихи үзәген тотрыклы үстерү концепциясен исәпкә алырга тиеш. Яңа театр Кабан яры буе һәм Иске Татар бистәсе контекстына гармонияле кереп, хәзерге бина кебек уникаль истәлекле урынга әйләнергә тиеш", - дип билгеләде шәһәр мэры, жюри рәисе Илсур Метшин. Нәтиҗәдә финалга 8 консорциум чыкты. Новиковлар архитектура практикасы (Казан) җитәкчелегендәге консорциум. «Mrtropolis» (Мәскәү) җитәкчелегендәге консорциум. «Рождественка» архитектура бюросы (Мәскәү) җитәкчелегендәге "Театр лабораториясе" консоциумы. «Мегабудка» архитектура бюросы (Мәскәү) җитәкчелегендәге консорциум. «Казан дәүләт архитектура-төзелеш университеты» җитәкчелегендәге "Көнчыгыш җиле" консорциумы (Казан). Wowhaus бюросы (Мәскәү) җитәкчелегендәге консорциум. "ПРАЙД" иҗат җитештерү берләшмәсе (Мәскәү) җитәкчелегендәге консорциум. Bespoke Architects (Казан) җитәкчелегендәге консорциум. "Проектта менә дигән кандидатлар катнаша. Алар барысы да дөньяның төрле илләреннән белгечләр кергән командадан гыйбарәт. Бу этапта безнең бурыч - Татарстан Республикасы спецификасының нидән гыйбарәт булуын аңлату. Без аларны татар мәдәниятенең нечкәлекләре белән таныштырырга — Казанның үзенчәлеге һәм Татарстанның үзенчәлеге нидә икәнлеген аңларга ярдәм итәчәк команда булдырырга тиешбез. Бу проектлар өстендә эшләргә бик нык ярдәм итәчәк", – дип билгеләп үтте бәйгенең халыкара кураторы Фаррух Дерахшани. Жюри составында Татарстан Хөкүмәте, Казан Башкарма комитеты вәкилләре, архитектура өлкәсендә федераль дәрәҗәдәге экспертлар, татар фәне һәм мәдәнияты эшлеклеләре, театр дөньясы һәм мәдәни өлкә йолдызлары бар. Жюриның тулы исемлеге белән конкурсның рәсми сайтында танышырга мөмкин: https://theatre.tatar/. «Минемчә, Эксперт советы һәм жюри әгъзалары тарафыннан дөрес карарлар кабул ителде. Миңа тәкъдим ителгән проектлар дөрес театрга, монда эшләүчеләргә, республикага карата зур мәхәббәт белән эшләнгән кебек тоелды. Бу әле башы гына, ә алда безне зур эш көтә. Проектларда хезмәткәрләребезнең һәм тамашачыларның барлык теләкләре дә исәпкә алыныр дип өметләнәбез», — дип ассызыклады Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театрының баш режиссеры Фәрит Бикчәнтәев. Финалистлар белән эш читтән торып дәвам итәчәк. Октябрь ахырында катнашучыларны шәһәр төзелеше һәм мәдәнияте белән таныштыручы Онлайн-семинарлар көтә. Финалистлар рус һәм инглиз телләренә тәрҗемәдә Камал театры спектакльләрен караячак, театр труппасы белән танышачак. Ноябрь ахырында финалистлар Казанга күргәзмә семинарына киләчәк, анда алар бәйге территориясен караячак. Аларны татарларның сәнгати мәдәнияте турында лекцияләр, театрларга сәяхәт, спектакльләр, эшлекле очрашулар һәм түгәрәк өстәлләр көтә. Финалистлар үз концепцияләрен 20 гыйнварда тәкъдим итәргә тиеш. Бәйгенең йомгаклау нәтиҗәләре февраль аенда жюри утырышында игълан ителәчәк.
--- |
Иң күп укылган
|