поиск новостей
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
  • 29.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18:30
  • 30.03 "Кәҗүл читек" Кариев театры, 11:00
  • 30.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры, 18:00
  • 30.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт"Тинчурин театры, 13:00 һәм 17:00
  • 31.03 "Шәй-бу, шай-бу" Кариев театры, 18:00
  • 31.03 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 17:00
  • 02.04 Хан кызы Турандык. Тинчурин театры, 18:30
  • 03.04 Гомер буе сине көтәм. Тинчурин театры, 18:30
  • 04.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 05.04 Гастрольләр: Тайна замка на холме. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 11:00 һәм 13:00
  • 05.04 Гастрольләр: Ханума. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 18:30
  • 06.04 Гастрольләр: Мастер и Маргарита. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 07.04 Гастрольләр: Мелодия коралловых бус. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 09.04 Җилкәнсезләр. Тинчурин театры, 13:00 һәм 18:30
  • 10.04 Синең хакта… Тинчурин театры, 18:30
  • 11.04 Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе. Тинчурин театры, 18:30
  • 12.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
  • 13.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 14.04 Полиционер. Тинчурин театры, 17:00
Бүген кемнәр туган
  • 29 Март
  • Шәкүр - җырчы
  • Рөстәм Абязов - дирижер
  • Илфат Фәйзрахманов - журналист
  • Мөхәммәт Сабиров (1932-2015) - дәүләт эшлеклесе
  • Айгөл Хәйри - җырчы
  • Ринат Хәйретдинов - көрәшче
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
  • Продаю листы нержавейки 530х630, толщина 3,5мм, запчасти на УАЗ.тел 89178553159.
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
Архив
 
14.10.2021 Мәдәният

Сәйдә Мөхәммәтҗанова: Шәхси тормышым – җиде йозак астында

Бүгенге «Ни хәл?» сәхифәсенең кунагы барыбызның күз алдында үсте. Татар җыры, татар милләте өчен җан атучы Сәйдә Мөхәммәтҗанованың тавышы да, эчке дөньясы да көннән-көн байый. Яңалыклары да җитәрлек. Иҗат, мәхәббәт һәм үсеш – бүген без әнә шулар турында сөйләштек.

– Күптән түген «Мәңгелек мәхәббәт» дип аталучы трилогиянең икенче өлешен тәкъдим иттең. Ике клип бер-берсенә охшаш, икесендә дә бер үк чор, рух тасвирлана. Бу караучылар санына тәэсир итмәдеме?
 
– Иң беренче эш итеп «Мәңгелек мәхәббәт» трилогиясенең ничек барлыкка килүен сөйлим әле. «Кайтуыңны сагынырмын» җырына клип төшергәч, миңа төрледән-төрле фикерләр яза башладылар. «Нишләп клип шулай моңсу тәмамланды?», «Дәвамы буладыр бит?». Кыскасы, тамашачыга «хэппи энд», ягъни бу мәхәббәт тарихының матур итеп йомгаклануы кирәк иде. Шуннан соң без дә дәвамы турында уйлый башладык. Башта матур гына җыр туды. Аның көен Искәндәр абый Мостафин, сүзләрен Эльмира Җәлилова иҗат итте. “Яшерен сөю” җырына клип сценариен язуда Искәндәр абый да катнашты. Кайберәүләр «Яшерен сөю»нең тулы бер тарихның бер өлеше булуын аңлап җиткерми әле. Аңлаучылар исә өченче өлешне көтә. Аны без киләсе елга ниятләп торабыз, чөнки якынча дәвамы ничек буласын белсәк тә, бу – бик чыгымлы һәм катлаулы эш.
 
“Яшерен сөю” җырына төшерелгән клипны YouTube’тагы каналыма урнаштырдым. Аның да бит үз кагыйдәләре бар, әлегә мин аларны өйрәнәм генә. Әле менә җырны урыс һәм инглиз теленә тәрҗемә итеп, клипны субтитрлар белән баеттык. Монысы инде – чит илләрдә яшәүчеләр өчен. Алар миңа бик еш: «Шундый матур җыр, әмма без аның мәгънәсен аңламыйбыз», – дип яза. Гомумән, мине күбрәк читтә яшәүчеләр карый, димәк, миңа да әлеге сорауга игътибар итәргә кирәк, дидем.
 
Яңалыкларым турында тагын бераз сөйләп узыйм. Эльмир Низамов белән бер матур җыр әзерлибез. Шулай ук мәхәббәт турында (көлә). ). Аннан соң, минем бит Норвегиядә тагын бер иҗатташ дустым – Рушана Брандангер яшәп ята. Аның белән бергә икенче җырыбызны – «Су анасы»н чыгарырга әзерләнәбез. Шулай ук Искәндәр абый Мостафин белән татар халык җырларыннан җыелган альбом чыгарырга җыенабыз. Алар минем репертуарда 30лап җыелган инде.  Шулар арасыннан ун җырны сайлап, бергә тупларга иде. Искәндәр абыйның мине башка яктан да күрсәтәсе килә, шуңа да без бөтенләй миңа хас булмаган җырлардан торган тагын бер альбом әзерлибез.
 
– Чыгымлы эш, дип үзең дә әйтә башладың. Күренеп тора: һәр әсәргә син җаваплы карыйсың. Алар үзләрен аклыймы?
 
– Әкрен-әкрен аклый. Соңгы клипны төшерергә ярдәм итүче булды, кем икәнен әйтмим, ләкин без аңа бик рәхмәтле.
 
– Гомумән, әлеге җырлар нәкъ менә хәзер юкка гына сайланмыйдыр. Бүген алар күңел халәтеңә туры киләме?
 
– Күңелемә лирик җырлар якынрак. Белмим, аларны яхшырак аңлыйммы икән соң? Тамашачы да нәкъ менә салмак җырларны яхшырак җиткерә алуымны әйтә, соңгы арада мәхәббәт лирикасына игътибар бирүемне дә сизеп алганнар. Яшем белән бәйледер, мөгаен. «Лирик җырларны, мәхәббәт турындагы әсәрләрне башка кешенең күңеленә үтеп керерлек итеп җырлау  ул – зур сәләт», – диләр. Ә менә дәртле җырлар белән хәлләр авыррак әле. Алар минем репертуарда бик аз калды. Шулай да, гел бер төсле җырлар гына башкарып булмас, әле менә дәртле, күңелле җырлар кертү өстендә эшлибез.
 
– Беренче тапкыр 11 яшемдә гашыйк булган идем, ләкин сабыйларча, дигәнсең. Бу хисләрне чын-чынлап тәүге тапкыр кайчан кичердең?
 
– Бу сорауга җавап бирсәм, мин бит шәхси тормышымны ачып салачакмын, ә ул – җиде йозак астында. Шуңа күрә әлегә җавап бирми торам.
 
– Танышырга теләүче егетләр аз түгелдер?
 
– Бик күп язалар. Хәтта чит илдә яшәүчеләрдән дә «I love you» кебек хатлар еш килә. Күрешергә теләк белдерүчеләр бик күп. Ләкин мин аларга, егетем бар, дип җавап кайтарам. Әлегә мондый танышулардан читләшергә тырышам, чөнки беренче урында – укуым һәм иҗат. Барысына да вакыт кирәк. Ә соңыннан карарбыз…
 
–  Мондый игътибарга төрле кеше төрлечә карый бит.
 
– Чиктән ашмаса, әлбәттә, мин моңа яхшы карыйм. Ә инде бер тапкыр яхшылап язгач та аңламаганнарга ачу килә. Һаман нидер өмет итәләр, кат-кат язалар – ошамый бу миңа.
 
– Болар турында гаиләдә сөйләшәсезме? Сердәшчең кем?
 
– Сөйләшәбез. Әни белән минем арада бер сер дә юк – барысы турында да ачыктан-ачык сөйләшә алабыз. Күңелемне ачар кешем булгач, мин бик бәхетле.
 
– Шулай да, синеңчә, кызлар күбрәк әтиләренә якын буламы, әллә әниләренәме?
 
– Үзебезнең гаилә буенча гына әйтә алам: кечкенәрәк чакта мин әти артыннан ияреп йөргәнмен. Хәзер инде күбесенчә әни янында. Әйткәнемчә, теләсә нәрсә турында сөйләшә алабыз, ә әтигә инде бар нәрсәне сөйли алмыйм, чөнки ул – ир кеше.
 
– Синең җырлар һәм клиплар – һәрвакыт игътибар үзәгендә. Аларны карагач, тыңлагач, каз тәннәре чыга, бик үтемле итеп башкарасың. Моның сере нидә?
 
– Җыр ошый икән, мин аңа бөтенләем белән «кереп китеп», башка кешегә дә аның бар мәгънәсен җиткерергә тырышып җырлыйм. Җырдагы образны өйрәнергә, шул образга керергә кирәк бит. Клиплар, чыннан да, башкаларныкыннан аерыла. Яшерен-батырын түгел: хәзер бер мәгънәсез клиплар артты. Нәрсә белән булса да җәлеп итәргә кирәк бит инде, шуңадырмы, хатын-кызлар гәүдәләрен күрсәтергә тырышалар. Без, билгеле, бу юлны сайламадык. Клипның идеясе, мәгънәсе булсын дип тырышабыз. Халкыбызның матур традицияләрен, тарихын күрсәтәсе килә.
 
– Бүген син ике җирдә укыйсың, Филармониядә эшлисең. Иртүк безнең янга килергә дә өлгердең. Арымыйсыңмы? Барына да көч каян аласың?
 
– Төрле чаклар була. Физик яктан да, рухи яктан да арыйм. Ләкин мин бу юлны үзем сайладым һәм бер дә үкенмим. Мондый тормыш ритмы ошый. Бер генә көн булса да бер җиргә дә чыкмасам, нидер җитми кебек.
 
Ә көчне миңа әти-әнием, иҗатташ дусларым һәм иҗатым бирә.
 
– Син бит инде кечкенәдән сәхнәдә. Электән сине, кечкенә йолдызыбыз, дип йөртәләр. Ләкин хәзер минем каршымда 20 яшьлек җиткән кыз утыра. Сиңа хәзер мөнәсәбәт үзгәрдеме? Башкалардан кече булсаң да, «кечкенә йолдыз» булудан туктадыңмы?
  
– Миңа карата мөнәсәбәт үзгәрде. Үземнең дә, иҗатташларымның да. Кечкенә чакта җибәргән хаталарны кичерәләр иде, хәзер инде таләпләр артты. Бу инде профессиональ яктан үсәргә этәргеч бирә. Тормышың вакыйгаларга бай булса, күп нәрсәне кичерергә туры килсә, эчке яктан да, башкалар өчен дә үскән кебек буласың. Мин инде үземне 15 яшьлек кызлар кебек хис итмим, «кечкенә йолдыз» чоры үтте.
 
Блиц-сораштыру
– Син бит әле телләр дә өйрәнәсең. Синеңчә, иң матур тел – ул …
 
– … татар теле.
 
– Буш вакытың ничек уза?
 
– Буш вакыт чыккан саен, яңа җырлар өйрәнәм. Телләр турында да онытмаска кирәк бит, аннан соң, сериаллар карарга яратам.
 
– Репертуарыңдагы иң яратып башкара торган җыр нинди?
 
– Барысын да яратам.
 
– Көнең нәрсәдән башлана һәм  тәмамлана?
 
– Иртәнге намаз белән башлана һәм Ястү намазы белән тәмамлана.
 
– Бүген син нәрсә турында хыялланасың?
 
– Бер хыялым бар. Ләкин хыялдан бигрәк, максаттыр ул. Чит илләрдә безне бик аз беләләр. Миннән: «Ә кем соң ул татарлар? Бездән нәрсә белән аерыла алар?»– дип сораучылар бик күп. Шуңа да минем татарларны бөтен дөньяга танытасым килә, безнең кем икәнебезне белүләрен телим.

---
Ватаным Татарстан
№ --- | 14.10.2021
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»