|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
13.10.2021 Шоу-бизнес
Раяз Фасиховның әтисе үлгәнКүңелсез хәбәр килеп иреште. Раяз Фасиховның әтисе Наил абый вафат булган. Бу хакта "Матбугат.ру"га җырчының үзеннән билгеле булды. Кайгылы хәбәр турында ул үзенең инстаграмында сторис урнаштырган. "Әти китте" дип язган. Бу ике сүздә никадәр әрнү булуын башыннан кичергәннәр аңлар. Раяз Фасихов Балтач районында 5 балалы гаиләдә туып үскән. Әтисе турында аның: "Безнең гаилә һәрвакыт җырга-моңга гашыйк иде. - Без биш бала үстек һәм бишебез дә музыкаль инструментларда (гармун, баян) уйный алабыз. Өч яшьләр тирәсендә әти өй түбәсен төзәткәндә, мин түбәдән егылып төшкәнмен. Әти, аптырап чормадагы иске тальян гармунын тоттырган. Ә үзе транзистордан агылган көйгә эшләп утырган. “Ишетәм, син радиоалгычтагы музыкага ияреп ниндидер бер көй чыгарырга маташып утырасың, – дип искә ала әти. – Мин тиз генә чүкечләрне ташлап, яныңа килдем дә, шуннан гармунга өйрәтә башладым” Шулай башланды. Безнең өйдә әти, өлкән абый һәм мин баянда уйныйбыз. Уйнарга иске мунчада өйрәндек, ә өй – сәхнә, анда уйный белсәң генә керергә мөмкин",– дип сөйләгәне бар иде.
--- |
Иң күп укылган
|