|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
13.10.2021 Экология
Аккошлар гаиләсен кем аткан?Сентябрь ахырында Башкортстанда Учалы районында аккошлар гаиләсен атканнар иде. 58 яшьлек җирле кеше тоткарланган. Полицейскийлар ул Исыккүлдәге аккошларны аткан дип шикләнә. “Полицейскийлар аңардан законлы рәвештә сатып алынган мылтыгын тартып алган. Әле иргә карата тикшерү материаллары җыелган, якын арада алар аучылык итү тыелган кошларны атуы өчен җаваплылыкка тарттыру максатында БРның Экология һәм табигатьтән файдалану министрлыгына тапшырылачак”, – диләр Эчке эшләр министрлыгының матбугат хезмәтендә.
Исегезгә төшерәбез, 30 сентябрь кичендә, Чораман авылы халкы сөйләвенчә, күл янына Chevrolet Niva машинасында билгесез кешеләр килә. Күлдә йөзүче аккошлар ярга таба килә, һәм аккошларны аталар.
Аккош Русиядәге иң эре һәм сирәк очраучы кошлардан санала. Аларны аулау тыелган, чөнки алар Кызыл китапка кертелгән.
Фото:Азамат Лутов
Чыганак: bashinform.ru
Әлфия ШАКИРҖАНОВА |
Иң күп укылган
|