|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
13.10.2021 Язмыш
"Сөяркәләремнең хатыннары каргышы төште..."Кешегә начарлык эшләсәң, үзеңә кайтачак, дип юкка гына әйтмиләр шул. Бу тетрәндергеч язманы бер хатын-кыз "Вконтакте" социаль челтәрендә язып калдырган. "Бүген минем иң якын дустым - инвалид коляскасы. Аяксыз калуыма инде ярты ел булды. Җитди авырыйм, карар кешем дә юк. Мин төгәл беләм, миңа кеше каргышы төште. Чөнки үзем кешеләргә берничә тапкыр начарлык эшләдем.
Ике тапкыр хатынлы ир-егетләрнең сөяркәсе булдым. Беренчесен, инвалид бала булган гаиләдән алып киттем. Хатыны миңа ямьсез теләкләр теләп, телефонга хәбәрләр дә җибәргән иде. Тик аның белән озак булма алмадым. Ул гаиләсеннән яныма күчкәч, ошамый башлады. Өйдән куып чыгардым.
Икенче ир-егет тә, баласы белән хатынын ташлап, яныма килде. Тик мин авырый башлагач, чыгып качты. Бүген инде миңа 41 яшь. Беркемем дә: балам да, ирем дә юк. Үләсе генә калды инде..." - дип язган ул.
Фото: pixabai.com
--- |
Иң күп укылган
|