поиск новостей
  • 08.05 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 18:30
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 10.05 "Хыялый" Тинчурин театры, 17:00
  • 12.05 "Эх, алмагачлары" Тинчурин театры, 17:00
  • 13.05 "Акча бездә бер букча" Тинчуринт театры, 18:30
  • 14.05 "Ак тәүбә, кара тәүбә. Безнең көннәр" Тинчурин театры, 18:30
  • 15.05 "Идегәй" Тинчурин театры, 18:30
  • 16.05 "Хан кызы Турандык" Тинчурин театры, 18:30
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
Бүген кемнәр туган
  • 08 Май
  • Сания Каюмова - актриса
  • Равил Рахмани - әдәбиятчы
  • Җәүдәт Гыйлманов - продюсер
  • Габдулла Кариев (1886-1920) - актер, режиссер
  • Азат Хөсәенов - композитор
  • Айсылу Галиева - журналист
  • Ищу работу в Казани дворником спожеваниям89870036142
  • Кариев театры эшкә чакыра! Безнең коллективка бухгалтер, тегүче, бүлмәләрне һәм складларны җыештыручы, территорияне тәртипкә китерүче кирәк. Яхшы эш шартлары, уңайлы график тәкъдим итәбез. Белешмәләр өчен телефон: 89625552588, 8(843)2379334.
  • МАМАДЫШ РАЙОНЫ ХАФИЗОВКА АВЫЛЫНДА ЙОРТ САТЫЛА. ЗУР БАКЧАСЫ БАР.МАМАДЫШТАН 10 КМ ЕРАКЛЫКТА. УТ,ГАЗ СУ КЕРГЭН. МУНЧАСЫ , САРАЕ БАР. АВЫЛДА АГРОФЕРМА БАР. УРТА МЭКТЭП ХЭМ СПОРТКОМЛЕКС 3 КМ ЕРАКЛЫКТАГЫ КУРШЕ АВЫЛДА. 8 905 377 32 07.
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
Архив
 
20.11.2010 Сәясәт

Шаһ, падишаһ... көтүче

Дәүләт Думасы депутатлары милли республикаларда президентлыкны бетерү турында закон проектын беренче укылышта кабул итте. Яңа закон “президент” сүзен башка сүзгә алыштырырга мөмкинлек калдыра. Сезнеңчә, республика җитәкчесен ничек атау дөрес булачак?

Рафаэль ХӘКИМОВ, Татарстан фәннәр академиясенең Тарих институты директоры:

 

– Президент сүзен ничек бар, шулай калдырырга кирәк. Минемчә, бу – дөрес. Безнең Конституциядә язылганча, беренче маддәне референдум үткәрмичә үзгәртеп булмый. Ахыр чиктә, безгә шул чара кала. Ә ул юлга барырлармы-юкмы, анысын әйтә алмыйм.

 

Фәндәс САФИУЛЛИН, сәясәтче, җәмәгать эшлеклесе:

 

– Әлеге федераль закон законлы көченә кермәгән. Ул Россия Конституциясенә дә каршы килә. Россия Конституциясендә федераль вәкаләтләр, субъектлар ирегендәге һәм уртак вәкаләтләр күрсәтелгән. Дәүләт җитәкчеләренең исемен билгеләү, җитәкче органнарны оештыру – республика карамагындагы вәкаләтләр. Димәк, Россиянең бу законы үз Конституциясенә турыдан-туры каршы килә. Алай гына да түгел, Конституциядә язылганча, әгәр берәр федераль закон республиканың үз вәкаләтләреннән чыкмыйча, үзендә кабул ителгән законына каршы килә икән, ул очракта республикада кабул ителгән закон үз көчендә кала. Шуңа күрә безнең республика яңа законны бөтенләй үтәмәсә дә, аңа беркем бәйләнә алмаска тиеш. Бу – законсыз закон. Әмма моңа таянып эшләр өчен дәүләт җитәкчеләренә зур ихтыяр көче, бераз гына батырлык һәм Конституцияне укып караган юрист кирәк. Ә республика исеменнән закон кабул итүчеләр шул законга каршы берни эндәшмәгәндә, республика ничек каршы тора алсын? Дәүләт Думасында әлеге законны кабул иткәндә безнең вәкилләребез, депутатлар бердәм булып тавыш биргән. Мин моны хыянәт дип аңлыйм. Әгәр чыннан да ирексезләп бетерәләр икән, безгә үзара сөйләшкәндә, рәсми булмаган газеталарда язганда аны президент дип атарга беркем комачаулый алмаячак. Шунысы да бар: президент булачак кеше әлеге исемгә лаек булырга тиеш. Ул җебегән була икән, нигә аны президент дип атарга? Республикаларны бетерсәләр, җитәкчене ничек дип атасаң да барыбер. Надзиратель дип атыйбызмы, көтүче­ме?.. Ул безнең тарафтан шуңа гына лаек булачак. Законда җирле традицияләрне ис­кә алып, һәр субъектның җитәкчене үз исеме белән атарга хакы бар, диелгән. Шулай булгач, безгә нигә президентны хан дип атамаска? Бер дә булмаса, патша, шаһ, падишаһ дисәк тә була. Шаяртуларсыз әйткәндә, мин исем алыштыруны Россия президентыннан башлар идем. “Президент” сүзен русчага “председатель” дип тәрҗемә итәргә кирәк. Ул очракта без дә аларга кушылып җитәкчене “рәис” дип атар идек.

 

Хәлим ҖӘЛӘЛОВ, Татарстанның халык артисты:

 

– Президент сүзен калдырырга кирәк. Нигә үзгәртергә аны? Ул бит халык сүзе. Республикада яшәүчеләр ничек әйтсә, шулай булырга тиеш. Аны өстән кушып түгел, ә халык хәл итә. Шуңа күрә мин президент сүзен калдыру яклы.

 

Рабит БАТУЛЛА, язучы:

 

– Илбашы дип атарга кирәк. Әлеге сүз мәгънәсе буенча президентка туры килә. Мин президент сүзен алыштыруга каршы. Куелган бит инде ул. Халык аны шулай кабул иткән. Нигә халык сүзенә каршы баруларын аңламыйм.



Ватаным Татарстан
№ 234 | 20.11.2010
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»