поиск новостей
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 17.05 "Йосыф". Кариев театры, 18:00.
  • 18.05 "Әлифба: Хәрефләр дөньясында". Кариев театры, 13:00.
  • 18.05 "Ромео һәм Джульетта". Кариев театры, 18:00.
  • 19.05 "Бәхетле көнем". Кариев театры, 13:00.
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
  • 21.05 "Мио, минем Мио!". Кариев театры, 18:30.
  • 24.05 "Гөлчәчәк". Куркыныч әкият. Кариев театры, 19:00.
  • 27.05 "Матурлык". Кариев театры, 18:30.
  • 28.05 "Матурлык". Кариев театры, 13:00.
Бүген кемнәр туган
  • 17 Май
  • Элвин Грей - җырчы
  • Радик Сабиров - журналист
  • Мәүлидә Нургали - җырчы
  • Фәридә Әхмәтшина - җырчы
  • Кәшфи Басыйров (1906-1943) - язучы
  • Корбанга сарыклар сатылат. Тел:89534010031
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка, квартира яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап) Тулырак: https://matbugat.ru/ads/
  • Ищу работу в Казани дворником спожеваниям89870036142
  • Кариев театры эшкә чакыра! Безнең коллективка бухгалтер, тегүче, бүлмәләрне һәм складларны җыештыручы, территорияне тәртипкә китерүче кирәк. Яхшы эш шартлары, уңайлы график тәкъдим итәбез. Белешмәләр өчен телефон: 89625552588, 8(843)2379334.
  • МАМАДЫШ РАЙОНЫ ХАФИЗОВКА АВЫЛЫНДА ЙОРТ САТЫЛА. ЗУР БАКЧАСЫ БАР.МАМАДЫШТАН 10 КМ ЕРАКЛЫКТА. УТ,ГАЗ СУ КЕРГЭН. МУНЧАСЫ , САРАЕ БАР. АВЫЛДА АГРОФЕРМА БАР. УРТА МЭКТЭП ХЭМ СПОРТКОМЛЕКС 3 КМ ЕРАКЛЫКТАГЫ КУРШЕ АВЫЛДА. 8 905 377 32 07.
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
Архив
 
20.11.2010 Җәмгыять

“Фермада ял ит тә, акча түлә” (ФОТО)

“Vkontakte” сайтында бер дус кызым элеп куйган фотоларны карап утырам. Анда ул озын-озын плантацияләрдә алма кимерә, баскыч буенча алмагачка менә, лабиринт буенча йөри, тракторда элдертә, сарык бәрәннәрен сыйпый, бер тау кабак янында “кәртечке”гә төшә...

Нәрсәсе бар моның диярсез. Эш шунда ки, ул кыз Америкада. Сарман кызы Илиза Чаллы педагогия көллиятен тәмамлады. Җәй вакытында берничә тапкыр Америкада эшләп кайткач... шунда гына калырга булды. Хәзер американлы Давид исемле егет белән гаилә корып яшәп ята.

 

“Ә туй машинасын трактор алмаштыра”

 

Америка халкы бездәге кебек яшелчә, җиләк-җимешләрне үзе үстерми. Илиза шуның белән бәйле рәвештә бер вакыйга сөйләп китте. Илизаның каенанасы милләте буенча инглиз. Ул - укытучы кеше. Беркөнне улы һәм килененең күңелен күрер өчен кунаккка бер помидор кыстырып килгән. Үзе үстергән. Илиза исә көлеп үлә яздым, ди: “Каенанама күрсәтмәсәм дә, миңа кызык булып китте. Бееер помидор алып килгән! Баксаң, ул аны махсус безнең өчен, гөл савытында үстергән икән. Үзе шуны үстерүе хакында исләре китеп сөйләде. Безнең кебек авылда бер басу помидор, бәрәңге үстереп өйрәнгән кеше өчен бу чыннан да кызык”.

 

 Америкалылар үзләре авыл хуҗалыгы эшләре белән шөгыльләнмәгәнгә, Илиза фотога төшеп йөргән ял итү үзәгендә ажиотаж икән. Ул үзәк “Бал чүлмәге” дип атала. Хайваннар тота торган ферма, җиләк –җимеш, яшелчә үстерә торган плантацияләрдән, махсус кибет һәм очсыз –кырыйсыз лабиринттан тора икән ул.

 

Фермер Клиффорд Мартинның Массачуетс штатында зур гына фермасы була. 1923 елны ул, беренчеләрдән булып, 200 акр җире булган шушы ферманы җәмәгатьчелек белән “бүлешергә” уйлый. Күбесенчә сөт продуктлары җитештерү белән шөгыльләнгән әлеге адәм бу җирдә алма, кабак басулары, бәрән, кәҗә, куян, дуңгызлары булган ферма да булдыра.

 

“Монда гаилә белән ял итәләр, пикниклар, мәктәп балаларына авыл хуҗалыгы буенча экскурсия үткәрәләр (моның өчен мәктәпләр түли). Биредә хәтта бәйрәм, туйлар үткәрү дә популяр!”,- ди Илиза. Менә сиңа мә! Акча түли-түли фермада туй үткәр инде. Туй машинасын трактор алмаштыра икән. Бездә “колхозлыктан” качарга тырыша, авыл кешесе булып күренүдән уттан курыккан кебек курка халык. Ә анда авыл хуҗалыгына якын булып алу үзе бер текәлек икән.

 

Бу паркка керү өчен билет түгел, ә пакет сатып аласың. Аның кечесе, уртачасы һәм зурысы бар – һәрберсенең үз бәясе. Уртача пакет 22 доллар, яисә 600 сум чамасы тора. Бу пакетка күпме сыя, шулкадәр алма тутырасың.

 

Акча түләп пакет алу белән син агач, куаклардан үрелгән лабиринтка килеп эләгәсең. Аннан тиз генә чыгам димә – ул озын һәм тупиклары күп. “Мин бәләкәй чагымда уйнап өйрәнгән боз лабиринтлары гына түгел бу! Минемчә, аны чират күп булмасын өчен ясаганнардыр. Кеше аннан чыгып җиткәнче! Мәсәлән, безнең ярты сәгатьтән артык вакытыбыз шуңа китте”,- ди Илиза.

 

Либиринттан чыктың – зур алма плантациясенә килеп чыгасың. Алма яратучылар өчен бу чын оҗмах! Алманың яшеле, кызылы, сарысы, кишер төслесе, чуары... 1000 төрле сорт алма бар икән. Алмагачның очына кадәр менеп, иң өстәге алманы кабып карыйсың килсә, бакча янындагы коймага сөялеп куелган баскычларны аласың. Ләкин монда ике алма гына ашарга мөмкин икән. Өченчесен капсаң, штраф “чәпиләр”, янәсе. Ләкин аны тикшереп, видеога төшереп торучы гомумән юк. Шуңа Илиза белән Давид, үзләре әйтүенчә, “бер еллык запас” тутырып куйганнар.

 

Бакчадан чыгуга иркен генә кабак басуы җәелгән. Монда бездәге шикелле карбыз кадәр түгел, ә грейпфрут кебек кенә кабаклар үсә икән.

 

Басуны узып, “колхозга” килеп эләгәсең: әнә кәҗәләр, менә сарыклар нидер кимерә, куяннар сикерешә, ә тегендә дуңгызлар ята. Сөтнең- майның каян алынганын белмәүчеләр өчен менә дигән мәгълүмат монда. Хайваннарны ашатып та карарга була. Американлыга үзен чын фермер итеп тояр өчен хайваннарның асларын гына җыештыру җитми, ахры. Балачагында авыл тормышын күреп үскән татар кызыбыз Илиза исә ул фермага кереп тә тормаган.

 

Чучка, кәҗәләрне ашаткач бу паркның махсус кибетен күреп аласың. Музей кебек ясалган бу кибет дигәне: диварда элеке авыл хуҗалыгы эш кораллары эленгән. Монда аеруча ялкаулар – пакетка алма җыярга иренүчеләр өчен алдан тутырылган пакетлар сатыла. Алмадан пешерелгән мең төрле “тәмлүшкә”ләр, алма сулары, алма кабартмалары борынны кытыклый ... “Биредә әле чын, табигый бал да сатыла. Әйтергә кирәк, Американың башка җирендә мондый чын бал табуы ай-һай”, - дип аңлата Илиза. Парк Раштуа бәйрәменә кадәр эшли дә, июль аена кадәр ул ял итә...

 

Безне, Русиялеләрне, бакчада йөрү, ферма карау, алма җыю, кабак үстерү һ.б. сы белән генә шаккатырып булмый. Шәһәр кешесенең дә дачасы бар бит. Ә татарның исә күп өлеше я авылларда яши, я анда ял итә.

 

Авыл, авыл культурасы, авыл кешесе Казанка елгасы кебек “кибеп”, бетеп килә. Шуңадырмы, бездә дә охшаш бизнес күренә. Русиядә инде балык тоту, урманга керү өчен түләүләр турында ишеткәнем бар. Төрле ерак шәһәр, ерак җирләрне әйтәсе дә юк, якын Арчада гына Балыкчы авылы яшәп килә. .. Махсус сулыкларда күпме телисең, балык чиртәсең.

 

Басу-кырларга, тауларга да акча түләп керә торган заманга ерак калмагандыр. Әби –бабайларыбыз кайчандыр яулап алган, яшәгән, сулаган, эшкәрткән бу җирләргә кәрҗин тотып керербез. Кәрҗинне,әлбәттә, сатып алып. Кызыл, пешкән җиләк, ак гөмбәләр җыярбыз... Хәзерге кебек авылга әти-әнигә,бабайга ярдәм итәргә дип түгел, ә американнар кебек ял итәргә, сыерларның кыяфәтләрен онытмас өчен кайтырбыз. Ләкин сатып алынган җиләкләр андый ук хуш исле, тәмле булырмы... ай-һай.

 

 

Шушыннан керәсе

 

 

” Лабиринтта тупиклар күп”

 

 

Алма бакчасына күрсәтә

 

 

”Әнә күпме алма коелган!”

 

 

Алма урманын йөреп чыгып булмый.

 

 

Пакетка алма җыярга иренүчеләрне дә күзәтергә булла

 

 

Пурпур төсендәге алма – иң баллыларның берсе...

 

 

“Алмагачның иң өстендә – иң тәмле алма”

 

 

“Пакетыбыз зур түгел иде”

 

 

Агачлар төбендә шулкадәр алма әрәм булып ята... Эх!

 

 

“Хәтта күл дә бар монда”

 

 

Менә шундый кабаклар үсә.

 

 

Тракторда әйләнеп килергә дә була. Туй машинасы итеп сайларга да була.

 

 

“Бетте” инглизчә.

 


Лилия ВӘЛИШ
Матбугат.ру
№ |
Матбугат.ру печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»